Газетага язылу

ТНВ каналында узучы телемарафонда 50 ел бергә гомер итүче парларны хөрмәтләделәр

Казанда яшәүче Рәмзия һәм Илдар Мушараповлар 50 ел бәхетле гомер кичерә. Гомер узганын сизмәдек тә, ди алар.

– Шулкадәр тиз узды гомеребез. Без – телефон аша танышкан кешеләр. Мин телефон станциясендә эшли идем. Илдар шунда шалтыратты да, без танышып киттек. Шөкер, ике кыз үстердек. Алар икесе дә Мәскәүдә яши, инде оныклар үсеп бетте, – ди Рәмзия апа. – Тормышта бер-береңне аңлап яшәү кирәк. Илдар абыең миңа гел терәк булды. Гаиләне саклар өчен сабырлык, бер-береңне хөрмәт итү бик мөһим. Аңлашып яшәү бик рәхәт.

Алар бүген кабат яшьлекләренә кайтып телемарафонда алтын туйларын рәсмиләштерделәр. Балдаклар алыштылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре