Августта җыеп каласы файдалы үләннәр исемлеге

Бака яфрагы – табигый антисептик. Аны яраларга ябалар, ул канны туктата, авыртуны баса. Бака яфрагы төнәтмәсе белән юынган кеше үз-үзен күз тиюдән саклый.

Үги ана яфрагы – салкын тиюгә каршы иң үтемле чара. Чәч коелганда да кычыткан белән 1:1 нисбәтендә төнәтмә ясарга кирәк.

Кипкән үги ана яфрагыннан мендәрчек ясап, баш очына куйсагыз, йокыгыз тәмле һәм тыныч булыр.

Кычыткан яфраклары төнәтмәсен кан куерганда, гастритны дәвалаганда, эчке органнардан кан киткәндә кулланалар. Ул шулай ук чәчне үстерә һәм ныгыта.

Әрекмән тамыры бөердәге ташларны кудыру, диабет, экзема, буын авырулары, геморройдан файдалы. Шулай ук ул бронхиаль астма, дерматит, кычытынуны бетерә, бөҗәк тешләгән урын, бетчә, яраларны төзәтә. Чәчне ныгытуы белән дә игътибарга лаек ул.

Песи үләне (валериана) тынычландыра, йокысызлыктан коткара. Песи үләне тамырын өйнең берничә урынына куйсагыз, ул гаиләгезне тавыш-гаугадан саклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре