Автоинспекторлар гаилә парына җәрәхәтләнгән сабыйларын хастаханәгә озатырга ярдәм иткән

Казанда машинадагы бер ир-ат автоинспекторлар янына килеп туктаган. Аның белән хатыны һәм кечкенә улы да булган.

Малайның очлы тимер белән аягын бик нык җәрәхәтләве ачыкланган. Баланың әтисе, бөкеләр аркасында хастаханәгә вакытында барып җитә алуына шикләнеп, ярдәм сораган.
Полиция хезмәткәрләре, баланы әнисе белән бергә патруль машинасына утыртып, «җемелдәгеч»ләрен кабызган да, аларны тиз генә хастаханәгә китереп куйган.

Нәтиҗәдә сабыйга вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә ирешелгән. Хәзер аның сәламәтлегенә берни янамый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре