Киләсе елдан Россиядә җиңел машиналарга техосмотр үткәрү 1,5 тапкыр чамасы кыйммәтләнергә – 913 сумнан 1360 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Монополиягә каршы федераль хезмәт техник карау бәясен исәпләүнең яңача метдикасын булдырган, дип яза «Коммерсантъ».
 Үзгәрешләр 6 миллион чамасы автомобиль хуҗасына кагылырга тиеш. ФАСта аңлатып үтелгәнчә, техосмотр үткәрүгә түләү күләмен исәпләү методикасына үзгәрешләр проекты әлегә килештерүдә ята. Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, бәя арту инфляциягә бәйле.
Шулай ук башка категориядәге транспорт чараларына да техник карау уздыру бәясен арттыру күздә тотыла. Техосмотр хакы тагын да үсәргә мөмкин әле. Ник дигәндә, быел 1 сентябрьдән ТО узу турында мәгълүматларны Эчке эшләр министрлыгының Бердәм техник карау автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тапшырган өчен 500 сум күләмендә пошлина кертелә.
Бу пошлинаны техосмотр операторлары түләргә тиеш. Әмма, аларның фикеренчә, аны түләүне автомобиль хуҗаларына йөкләү дөрес булачак. ФАСта билгеләп үтелгәнчә, бу мәсьәләне Эчке эшләр министрлыгы Финанс министрлыгы белән берлектә карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез