Авыл җирлеге башлыгы, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән җибәрелгән

Алексеевск районы Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы, авыл советы депутаты Наталья Александрова, “ышанычны югалту” сәбәбе белән, эшеннән җибәрелгән. Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, ул коррупциягә каршы көрәш турында закон таләпләрен бозган.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Александрова керемнәре, чыгымнары, милке турында тулы булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган, шулай ук коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләүләрне бозган.

“Район прокуратурасы танытмасы нигезендә, ышанычны югалтуы сәбәпле, Александрова Натальяның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды”, – диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре