Авыл исе, авыл төсе

Ни генә дисәң дә, авыл – авыл инде ул. Тынлык-тынычлык яраткан, бертөрлелеккә ияләшкән, һәр борылышы-чаты таныш булган, күп урында хәтта күз йомып та йөри ала торган бик тә гади, әмма могҗизалы бер дөнья ул. Нигә могҗизалы, дисезме? Күпләр хәтерендә мәңгелек ярату-сагыну белән искә ала торган, җир читенә китеп тә онытылмый торган урынны могҗизалы дими, ни дисең?! Менә шул урынга минем кебек мәңгелеккә береккән кешеләр бар.

Уйлап, санап карасаң, гомеремнең ничә ае читтә үтте икән? «Елы» дип юри язмадым. Бәлки берәмтекләп санап кушсаң, елдан азрак артып та китәдер. Авылда туган, үскән, ни яшьлектә, ни хәзер каядыр еракларга китеп, чит илләр турында хыяллана да белмәгән, чын мәгънәсендә бөтен үзәге белән авылга береккән кешеләрнең берсе булуым белән бәхетледер мин. Фәкать шушы тирәлектә генә яши ала торган кешеләрнең берсе буларак, күңел ихтыяҗларына тугры кала алуым, үземне бөтенләй башка мохиттә яшәргә мәҗбүр итәргә туры килмәве белән дә бәхетледер.

Хаклык өчен әйтергә кирәк: авылдан китәргә теләгән чагым да булды. Авылда, тирә-юнебездә тынычлык беткән елларда иде ул. Шул чакта хәтта өйдәгеләрне дә китәргә үгетләп, йорт-җирне сатарга талпынган да булды. Тик бик тиз үтте ул хис. Китеп өлгергәнче авылын сагынучы кешеләр рәтеннән идем бит мин. Барыбер китә алмаган булыр идем. Авылдан иң озакка аерылган чаклар читтән торып укыганда, сессиягә киткәндә булгандыр. Анда да кайтырга җаен таба идем. Хәтерлим әле, авылга аз гына кайтмый торсам да, башка чакта гап-гадәти булып тоелган болыннан да күпме матурлык, күпме татлы ис бөркелә иде. Дөрес, көн-төн шунда кайнашкач, аларга янәдән игътибар итми башлыйсың.

Шуңа күрә дә авылын сагынып яшәүчеләрне аңлыйм да, жәллим дә мин. Шәһәрдә яшәп тә гомергә авылныкы булып калган кешеләрне беләм. Шундыйларның берсе – яшьлек дустым, Башкортстан кызы Чулпанның берничә ел элек каладагы йортларының бакчасына туган авылыннан әрем алып килеп утыртуын белеп гаҗәпләнгән идем. Утыртуына бер гаҗәпләнсәм, аның социаль челтәрдәге үз битенә гади бер әрем турында язганын укып, һушым китте. «Әремнәрем чәчкә атты. «Әремнәрем» димен, чөнки аларны туган авылымнан, тау артыннан күчереп алып килеп утырттым. Инәй төсе итеп... Исе китеп ярата иде шушы әремнәрне. Ул ярату миңа да күчкән. Үзләрен яратканны сизәләрдер, күрәмсең – бакчам күрке булып күкрәп үсәләр, үткәндә дә, сүткәндә дә дигәндәй, кинәнеп иснәп, сыйпап узамын. Сары бөртек чәчкәләре йомарлангач, иң кадерле букет итеп, гади генә, әмма иң матур истәлек итеп саклаган вазага утыртамын. Ел әйләнәсенә шушы чәчкәләрем йөрәккә уелган матур хатирәләрне җанландырып, Инәйле, бәхетле мизгелләрне сагындырып, миңа карыйлар». Гади бер әремдә шушы кадәр матурлык, хис-кичерешләр тояр өчен дөньяга, әйләнә-тирәгә нинди күзләр белән карарга кирәк икән?!

Быел янә шаккатырды Чулпан. Авылдан, үзләренең нигезеннән шул ук бакчасына кычыткан алып килеп утырткан иде ул. «Нигәдер бик әйбәт итеп үсмәделәр», – дип борчылды да әле. Югыйсә кычыткан бит инде ул! Кычыткан һәм әрем... Күрәсең, үз авылыңда үскән кычытканның да, әремнең дә исе дә, төсе дә башка буладыр. Аны күрер, тояр өчен, алардан аерылып тору кирәктер.

Моннан дистә еллар элек чит илдә яшәүче бер якташымның авылдан тигәнәк үсентесе алып китүен, кемнеңдер аны бакчасыннан төбе-тамыры белән казып алганга күз яшьләре белән елавын сөйләгәннәр иде. Икенче кайтуында ул, бер пакет тутырып, тигәнәкнең орлыкларын алып китте. Үскәннәрдер, бәлки бүгенгәчә үсәләрдер...

– Казан үзәгендә, юл читендәге газонда үскән алабутаны күргәч, танышымны күргәндәй булдым, – дип көлдергән иде бер авылдаш. – Авылда гына алабута икән ул, шәһәрдә күргәч, бөтенләй кадерле әйбер булып күренде, күңелгә шулкадәр рәхәт булып китте...

Юкса иртә яздан көзгә кадәр чүп утаганда, ул алабута-кычыткан-тигәнәкләрдән туеп та бетәбез кебек. Соңгы елларда бу исемлеккә тузганак та өстәлде. Анысы әрсезлек ягыннан алардан да уздыра бугай. Инде калган чүп үләннәр бирешеп, бөрешеп килгәндә, алар әле бүген – берничә кыраулардан соң да кукыраеп үсеп утыра. Кояшлы көннәр бераз дәвам итсә, фәләненче тапкыр чәчәк тә атачак әле алар. Хәер, атсыннар, үссеннәр генә. Тузганагы да, әреме дә, кычытканы да. Без кадерләрен белеп бетермәсәк, җирсеп, сагынып кайтканнар сөенер...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре