– Инде эре мал-туарыгыз да юк, Илгиз абый барыбер иртәнге дүрттән калмый, бөтен җиргә утлар яндыра... Кар яуса, буран булса, бөтенләй өчтә үк тора, – ди беркөн күршебез Фәйрүзә.
– Шулай гадәтләнгән инде ул. Иртә ята, иртә тора, – дим. – Үзегезнең дә бит кайбер көнне инде өченче яртыда ишегалды утларыгыз яна...
– Беренче сменага эшкә барасы булганда шулай тормыйча булмый, өч тулып ун минутка машина килә инде, – ди ул. Фәйрүзә күрше хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. – Әй, бер ияләнгәч, без дә шул инде, эшкә иртә барасы булмаганда да дүртенче яртыдан калмыйбыз...
Эшкә барасы булмаганда дигәннән, икенче күршеләребез дә малны күп асрый. Рәдифә дә, Нурислам да пенсиядә. Эшкә барасылары да, ашыга торган җирләре дә юк. Алар ничәдә тора, дип уйлыйсыз?
– Дүртенче яртыдан, дүрттән калган юк безнең дә. Ел әйләнәсе шулай ияләшкән инде. Сәгать бишләрдә сөт җыючы килә, аңарчы бөтен эшне бетерергә, өлгерергә кирәк бит, – ди алар да. – Кичен озак утырганыбыз юк, эш беткәч, ятарга тырышабыз...
Ә хуҗалыкларда, авыл җирлекләрендә бу чор нинди мәшәкатьләр белән үтә икән? «Кыш буе киләсе ел өчен эшлибез», – ди «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. Балтач районының Киров өлкәсе чигендә урнашкан, икътисадый яктан иң көчле, аягында нык басып торган, бик күп яңалыклар, башлангычлар белән башкаларга үрнәк хуҗалык ул.
– Бер карасаң, авыл хуҗалыгы сезонлы тармак кебек. Яздан көзгә кадәр эшлисең дә кыш буе ял итәсең. Юк шул, терлекчелектә генә түгел, игенчелектә дә ел әйләнәсе хезмәт куймасаң, уңышка ирешәм димә. Шуңа күрә без – рәисләр дә, агрономнар да: «Кыш буе киләсе ел өчен эшлибез», – дияргә яратабыз. Бу гадәтләнгән сүзләр генә түгел, чынбарлыгы шулай. Көзге кыр эшләре тәмамлануга, техниканы ремонтлау башлана, запас частьлар, ашламалар туплыйбыз, вакытлыча дип кырга салынган азыкларны ферма яннарына кайтарабыз. Бу чорда кешеләрне эш белән тәэмин итү дә бик мөһим, – ди ул. – Шул ук вакытта авыл кешеләре дә, хәзер кышын отпуск алып, ял итәргә, шифаханәләргә барырга ияләште. Безнең хуҗалыкта да ел саен унар эшче-хезмәткәргә шундый юлламалар бирелә. Шөкер, бу кышка тыныч күңел белән кердек. Үткән ел безнең өчен бар яктан уңышлы бик сирәк елларның берсе булды. Быелга да зур өметләр баглыйбыз. Һава шартлары да уңай килеп, куйган хезмәтләребезгә бәрабәр күрсәткечләргә ирешергә язсын, дибез.
Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов әйтүенчә, алар һәр кышны бераз борчылып каршы ала.
– Көчле бураннар зур мәшәкать китереп чыгара бит. Вак-төяк карлардан гына курыккан юк анысы. «Татарстан» хуҗалыгы кышкы чорга авыл җирлегенә кергән дүрт авыл юлларын карап, тәртипләп тотарга ел саен бер трактор билгели. Бураннар вакытында аңа ярдәмгә башка техника да куела. Әле моннан алда булган бураннарда да биш бригадага биш техника чыкты. Кешеләргә барысы да тиз кирәк икәнен дә аңлыйбыз, шуңа күрә авыл төркемнәренә язып, хәбәр итеп барабыз, – ди ул. – Шөкер, әлегә су, электр белән проблемалар булмады. 31 декабрь, 1 гыйнварда электр белән бер урамда вакытлыча өзеклек булган иде, районныкыларга бер шалтырату җитте, шунда ук килеп төзәтеп киттеләр. «Чиста су» программасы нигезендә эш дәвам итә, авыллардагы суга бәйле проблемалардан да ел дәвамында котылырбыз дип ниятлибез. Бу көннәрдә үзара салым акчасы җыю дәвам итә. Кешеләр аның кирәклеген, мөһимлеген аңлады, нәтиҗәләре күз алдында булгач, бик күпләр теләп тапшыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез