Газетага язылу

Марат Әхмәтов Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев белән очрашты

Казанга эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев килде. Россия парламентының түбән палатасы вице-спикерын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.

Алексей Гордеев Татарстан башкаласына Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII Бөтенроссия съездында катнашырга дип килде. Илнең 67 төбәгеннән 600 кеше катнашачак чарада фермерлык һәм кооперацияне үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру һәм авылларны саклап калу турында сөйләшәчәкләр.

Мәскәү кунагын иң элек «Казан» агросәнәгать паркына алып бардылар. Марат Әхмәтов Алексей Гордеевка Татарстанның авыл хуҗалыгы куәте турында сөйләде. Алексей Гордеев сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, сәүдә залларын һәм җитештерү цехларын карады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре