Газетага язылу

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюга әзерләнә: «ВТ» журналисты хәлләрен белеште

Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюга әзерләнә. Эре агрохолдинглар эшне бүген башларга әзер. Ә республика буенча тулаем алганда уракка июльнең икенче яртысында керешергә җыеналар. Бөртеклеләр өлгереп килә, ләкин авыл хезмәтчәннәрен ягулык мәсьәләсе борчый. Эре хуҗалыклар алдан хәстәрен күргән булса, фермерларның кайберләре авыр хәлдә.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюга әзерләнә: «ВТ» журналисты хәлләрен белеште

Борчылырлык сәбәп юк

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында игеннәрнең торышын яхшы дип бәялиләр. Хәзер республикада терлек азыгы әзерлиләр. 21 районда печәнне беренче кат чабып алу эшләре төгәлләнгән инде. Барлыгы 1,5 млн тонна сенаж һәм 220 мең тонна печән әзерләнгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бу күрсәткеч – 500 мең тонна. Бүгеннән игенчеләр рапс җыюга керешә, 20 июльдән көзге бөртеклеләрне җыя башлаячаклар. «Барлык культуралар буенча да уңыш начар түгел», – дип белдерде Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Аның сүзләренчә, алдагы ике атнада һава торышы уңайлы булачак. Моннан тыш, министр кырларда комбайннарның ике сменалы эшен оештырырга тәкъдим итте. Ягулык кытлыгы шартларында моны ничек оештырып буласы әлегә билгесез.

Федераль хакимият үз чиратында, урып-җыю чорында агросәнәгать комплексын ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүне өстенлекле бурыч дип игълан итте. Узган атна ахырында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә Энергетика министрлыгы кирәкле күләмдә ягулык барлыгын раслады. Хәзер төп игътибар ресурсларны аграрийларга вакытында җиткерүгә бирелә. Төбәкләр һәм нефть компанияләре белән берлектә турыдан-туры шартнамәләр төзү, төбәк операторларын билгеләү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен нефть базаларына һәм ягулык салу станцияләренә беркетү буенча эш алып барыла. Килеп туган мәсьәләләр оператив тәртиптә хәл ителә, диелә министрлык хәбәрендә. Алар Россия Президенты Владимир Путинны да авыл хуҗалыгы тармагын ягулык белән тәэмин итүдә проблемалар юклыгына ышандырды.

Ягулыкны җыеп калдык

Татарстанда бүгенгә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хәлләре төрлечә. Республиканың өч районында – Мөслим, Сарман һәм Минзәләдә эшли торган «Туган як» агрофирмасы ягулыкны алдан ук җыеп куярга өлгергән. Шулай да булган ягулык атна-ун көн эшләргә генә җитәчәк икән. Агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров, хөкүмәт ярдәменнән ташламас, дигән өметтә тора. «Бер безнең агрофирмага гына килгән бәла түгел. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмибез, ярдәм итми калмаслар. Уракка киләсе атнада чыгарга җыенабыз. 21 мең га мәйданнан бөртеклеләрне җыеп аласы бар», –диде Раил Җиһангиров.

Чүпрәле районы «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров үз чиратында, 250 тонна ягулыгы барлыгын белдерде. Аның сүзләренчә, бензин да, солярка да урып-җыю эшләрен төгәлләргә җитә. Ләкин аны ягулыкка югары бәяләр борчый.

– Бүгенгә терлек азыгы әзерлибез. Печәннең беренче катын чабып алдык, хәзер икенчесенә керешәбез. 15 мең тонна сенаж һәм 8 мең тонна печән әзерләдек. Хуҗалыкта 3 мең баш мөгезле эре терлек бар. Көненә 37 тонна сөт сатабыз. Сөт бәяләре төшсә дә, терлек санын киметергә җыенмыйбыз әле, – диде Барис Гафуров.

Актаныш районында 34 мең га җирләре булган «Әнәк» агрофирмасы 14 июльдә үк уракны башлап җибәрергә җыенган. Ләкин яңгыр явып кына эшләре тоткарланган. Агрофирма хуҗасы Фаил Газетдинов сүзләренчә, алар ягулыкны җыеп калырга өлгергән. Шулай да булган ягулык урып-җыю эшләрен тулысынча төгәлләргә җитми икән.

Ярдәм итәрләр

Мамадыш районы Дүсмәт авылында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Миңнехановның хәлләре авырдан. «Ягулык та, аны алырга акча да юк», – дип белдерде ул. Быел фермер 60 га җиренә арпа һәм бодай чәчкән булган. Урып-җыю эшләренә чыгарга иртәрәк әле дип саный. Вакыты җиткәч, ягулыгын да, акчасын да табарбыз, дип өметләнә.

70 тонна ягулык запаслары булган Теләче районы «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә урак өсте башланудан курыкмыйлар. Аларның 5 га мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласылар бар. Моннан тыш 2700 баш мөгезле эре терлек тоталар. «Бүген басуларны йөреп кайттык, урып-җыю эшенә июль ахры–август башында гына чыгарга җыенабыз. Барысы да һава торышыннан тора. Булган ягулык урак өстенә җитәчәк. Җир эшкәртергә, кукурузларны җыеп алырга җитеп бетмәс. Ягулыкны башта 78 сумнан алдык. Соңгы кайтарылганы 95 сум булды. Монда сүз льготалы, дәүләт ярдәме белән алынган ягулык турында бара. Базарда хәзер ягулык бәяләре 130–140 сум тора. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр күпкә яхшы. Хөкүмәт ярдәменнән ташламый, – диде җәмгыять җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов.

Алдан ук ягулык резервлары булдырган эре хуҗалыклар үзләрен ышанычлырак хис итәләр, дип саныйлар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Ел башыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 76,6 мең тонна дизель ягулыгы һәм 5,9 мең тонна автомобиль бензины сатып алынган. Дәүләт ярдәме кысасында нефть компанияләре – «Татнефть» ГАҖ  һәм «ТАИФ» КТ төбәккә 140 мең тонна ташламалы ягулык бүлеп биргән. Хәзерге вакытта ягулык китерүдә тоткарлыклар күзәтелми, диелә министрлык хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре