Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе катнашты

Бүген  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен, шулай ук авыл хуҗалыгына кагылышы булган һәркемне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисе үзенең авыр, әмма яраткан эшенә дистә елларын багышлаган ветераннарны сәламләде, Татарстан авыл хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм! Тырыш хезмәтегез һәм Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим», – диде Татарстан Рәисе.

Авыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 30дан артык дәүләт бүләге тапшырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре