Краснодар өлкәсенең Бураковский хуторы һаман да шаулый. 12 яшьлек Аринаны (исеме үзгәртелде) үтерүче әлегә кадәр табылмаган, гәрчә атнадан артык узса да. Эшне Кубаньның аеруча мөһим эшләр буенча беренче бүлеге тикшерә. Тугызынчы тәүлек криминалистлар җинаять урынында эшлиләр.
Бу вакыт эчендә хуторның бөтен халкы сораштырылган, ә алар якынча 2 мең кеше, дистәләгән машина тикшерелгән, видеокүзәтү камералары каралган. Арина кадрларда үзенең велосипедында дус кызыннан якшәмбе көнне, 1 сентябрьдә кайтуы эләккән. Шуның белән аның эзе өзелә.
"Бездән хәтта ДНК тестларын да алдылар. Бөтен хуторны актарып чыктылар, ләкин таба алмыйлар. Без балаларны урамга ялгызларын гына җибәрергә куркабыз, үтерүче безнең арада йөри ала, ә без моның кем булуы турында шикләнмибез дә", - диләр җирле халык.
Аринаның гәүдәсен елга ярында тапканнар, туган йортыннан 500 метр ераклыкта. Билгесез кеше аны буып үтергән, ә велосипедны суга ташлаган. Шунда ук һәлак булучының телефоны да булырга мөмкин, аны водолазлар эзлиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез