Зәйнең Дүрт-Мунча авылы клубында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларны хөрмәтләделәр. Биредә өч – Дүрт-Мунча, Зичәбаш, Кабан-Бастрыктан хатын-кызлар җыелышып маскировка челтәрләре үрә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар көн дә клубка килеп челтәр үреп, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.
10 ай эчендә 300 маскировка челтәре үрелгән. Авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков волонтерларга хезмәтләре, финанс яктан ярдәм итүчеләргә ышанычлы һәм ныклы тыл булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чәй өстәле артында челтәр үрүчеләр тизрәк махсус хәрби операциянең бетеп, ир-егетләребезнең өйләренә җиңү белән кайтуларын, тыныч тормыш башлануын теләделәр.
«Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле», – ди маскировка челтәрләре үрүче апалар.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», — дип искәртте республика җитәкчесе. Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», — дип билгеләп үтте ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез