Авылда бүген эшкә әйтер кеше юк. Безнеке кебек кечкенә авылларның картайганы шуннан да күренә. Берничә ел элек кенә әле вак-төяк эшләргә дәшәрлек ир-егетләр берничә булса, бүген нәрсәдер төзәтергә, ремонтларга, күчерергә, булышырга кемгә әйтергә белә торган түгел. Һөнәрле егетләр бар, тик алар инде андый юк-бар белән вакланмый. Шул ук вакытта район буйлап эзләсәң, әллә ниткән һөнәр ияләрен дә табып була. Һәр юнәлештә берне түгел, берничәне. Гадәттә, күбесе – яшьләр. Күбесе төп һөнәрләренә өстәмә итеп тә эшли.
Түбә мәшәкате килеп чыккач, калай белән эшләүче танышларга шалтыраттык. Алар ясап бирергә риза, әмма урнаштыру белән шөгыльләнмиләр булып чыкты. Ә безгә икесен бергә эшләүче булса, кулайрак. Беррәттән түбәгә беркетелгән улакларны да алыштырырга кирәк. Бер номердан икенчесенә шалтырата торгач, үзебез теләгәнчә, өчесен бергә эшләүче останы таптык. Бик ипле, киңәш-табышка рәхәт кеше булып чыкты. «Кирәк булмаганга, нигә өстәмә чыгым тотарга?» – дип, үз вариантын да тәкъдим итте.
Түбәгә менү-төшү өчен сүтелә-җыйнала торган махсус конструкция, алай гына да түгел, урынны тигезләү өчен (йорт тирәләре тигез генә дә булмый) кечкенә такта кисәкләренә кадәр алып килгәнен күреп, аптырап: «Сез бигрәк әзерләнеп киләсез икән», – дидем.
– Авылларда әле була, Балтачта кешегә эшкә барсаң, йомычка да табып булмый, шуңа күрә бөтенесен алдан әзерләп килсәң, кешене дә аптыратмыйсың, үзеңә дә җайлы, – ди ул. Чыннан да, безне бер борчымыйча, берүзе берничә сәгать эчендә бөтенесен ялт итеп эшләп тә китте.
Хәзер авылларда да бит диван-кәнәфиләрне, идән паласларын (келәмнәрне) химик юл белән чистарттыру модага кереп бара. Бер дә ул хезмәттән файдаланган юк иде. Туганыбыз Ландыш шунда ук диван чистарту белән шөгыльләнүче ике кешенең номерын җибәрде. Өченчесе үзе шалтыратты. Ул да яшь кенә ир-егет булып чыкты. Калайчы егеттән аермалы буларак, бик җитди, сорауларга кыска-кыска гына җавап бирә. Шулай да аның районда мондый эш белән беренчеләрдән шөгыльләнә башлавын, хәзер берничә кеше эшләвен белдем. Әле бөтен кеше дә бу хезмәттән файдаланмый, әмма заказлар булып тора, бер җаен алган кеше чакыра икән. Без дә эшеннән канәгать калдык. Районда мондый һөнәриләр барын да белдек. Кирәк кешеләргә хәзер үзем дә ярдәм итә, өч номер җибәрә алам...
Социаль челтәрләрдәге районкүләм сату-алу, белдерүләр «бит»ендә дә, анысы, нинди генә һөнәр ияләрен сорап язмыйлар. Иң кызыгы: аларның һәркайсына кем дә булса барыбер номер җибәрә. Гадәттә, андый номерларга хуҗасының исеме генә түгел, табарга уңайлы булсын өчен, һөнәре дә языла. Үземнең телефонда да инде кемнәр генә юк! Химчистка Илдар, улак Раил, диван Кәрим, трактор Рәнис, пресс Рәис, тәрәзә Марат, калай Алмаз, ишек Сәлим, тавык Илнар, корбан Хәким, түбә Рәхим (исемнәр үзгәртелде. – Авт.)... Әле кайберсе берничәшәр (химчистка гына өчәү, калайчылар дүртәү). Табарга да уңайлы. Әле исемен алга язсаң, эзли башласаң, андый исемдәге фәләнчә кеше килеп чыгачак, икенчедән, үзеңә кирәктә әле ул һөнәр белән шөгыльләнүченең исеме искә төшмәячәк. Ә болай – рәхәт, нинди проблемаң бар, әйтик, түбә дип язасың да, телефон ахири шул арада номерны (останы) табып та бирә...
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез