Газетага язылу

Авылда яман шеш белән авыручылар күбрәк

Татарстанда авылда яшәүчеләр арасында, шәһәр халкы белән чагыштырганда, онкология белән авыручылар саны күбрәк. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

«Авылда яшәүчеләр арасында хроник авырулар таралу күрсәткече кимрәк. Шул ук вакытта, шәһәр халкы белән чагыштырганда, авылда яшәүчеләр арасында яман шеш белән авыручылар күбрәк теркәлә. Бу – табибларга соң мөрәҗәгать итү һәм авылда яшәүчеләрнең профилактик чараларга тиешенчә җәлеп ителмәве турында сөйли», – диде ул.

Министр әйтүенчә, бүген авылда медицина ярдәме 43 үзәк район хастаханәсе аша күрсәтелә. Шул исәптән, 1 мең 663 ФАП эшли. Киләсе елда республиканың 16 районыныдагы 33 ФАПны төзекләндерү күздә тотыла. Моның өчен 150 миллион сум акча тотылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре