Авылда яшәүчеләр күлгә төшкән 2 яшьлек малайны коткарганнар

Кощак авылында ике яшьлек малай күлгә егылып төшкән.

Баланың суга егылып төшкәнен авылда яшәүчеләр күреп алган. Алар тиз арада сабыйны  күлдән тартып чыгаралар, беренче ярдәм күрсәтәләр, юеш киемнәрен салдыралар һәм юрганга төреп, амбулаториягә алып баралар. Анда балага беренче ярдәм күрсәтелгәннәннән соң ашыгыч ярдәм чакырталар. Аннары малайны  Республика Балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Хәзер аның тормышына берни дә янамый. Сабый урамда самокатта йөргәндә тизлеген арттырган һәм әбисе аны куып җитә алмаганлыктан күлгә төшкән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре