Газетага язылу

Авылда ике үсмер, мотоциклда һәлакәткә очрап, бик зур зыян күргән

Үсмер, мототранспортны “тыңлата” алмыйча, тротуар коймасына килеп бәрелгән.

15 яшьлек ике үсмер, мотоциклда авариягә юлыгып, бик каты җәрәхәтләнгән.

Бу хакта “ТАСС” Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтенә таянып яза. “2026 елның 11 августында Кукмара районы Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында юл-транспорт вакыйгасы булган. Hammer мотоциклы рулендәге 15 яшьлек үсмер, транспорт белән идарә итә алмыйча, тротуар коймасына килеп бәрелгән. Транспорт чарасында тагын 15 яшьлек пассажир булган. Юл-транспорт вакыйгасында ике үсмер дә каты җәрәхәтләнеп, сәламәтлек саклау учреждениесенә озатылган”, – диелгән хәбәрдә.

Кукмара районы прокуратурасы килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Үсмерләрнең ата-аналарын җаваплылыкка тарту турында мәсьәлә карала. Исегезгә төшерәбез: республикада балигъ булмаган балаларының мототехникадан файдалануы өчен ата-аналарны җаваплылыкка тарту очраклары моңа кадәр дә булды. 11 августта үсмер малайларына мотоцикл һәм мопед сатып алуда гаепләнгән ике хатын-кызга карата җинаять эшләренең судка җибәрелүе турында хәбәр ителде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре