Кичә Татарстанның Лаеш районындагы Титәй авылында дача йортларының берсендә янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ике катлы кирпеч йорт янган.
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янган конструкцияләрне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр 60 яшьлек ир-ат һәм хатын-кызның мәетләрен тапкан.
Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез