Авылларда бабайлар бетә: сәбәбе нәрсәдә?

Авыллар картая. Бабайларсыз картая. Картлык белән бергә авылга матриархат та килә. Менә шушы язманы язганда кабат санадым: 170 ләп кеше яши торган безнең авылда бүген яше 60 яшьтән арткан нибары 17 ир-ат бар! Аларның да берничәсе яңарак алтмышын тутырган, нибары өчесе 80 не үткән. Чагыштыру өчен: 60 тан өлкән әбиләребез – 35, шуларның унысы – сиксәнне, өчесе, шөкер, инде 90 чиген үткән.

Бүген авыл урамында, теге чордагы кебек, вәкарь белән генә атлап йөрүче бабайларны күрәм димә. Башка авылларда бардыр алар, әмма бездә юк. Соңгы биш елда, әйтерсең, «кырау сукты» аларны. Күбесе мәчеткә (һичьюгы җомгага) йөрүчеләр, чын бабай булып, матур бабай булып яши генә башлаучылар иде.

Кызганычка, бүген исәптә булган унҗиде бабайга тиз арада гына алмаш та күренми: авылда 50–60 яшьлекләр унлап. 40–50 яшьлек ир-атларыбыз – 16. Тик әле бу ике төркемгә, бабай булып, оныклар көйләп, үз көенә җайлап йөрер өчен кемгәдер – 5, ә кемнәргәдер 25 ел җигелеп эшлисе.

– Алты оныгымның нибары берсе бабай күрде, ул да ике яшьләр тирәсенә кадәр генә, – ди авылдашым Гүзәлия апа.

Ә бит без үскәндә һәр йортта диярлек бабайлар бар иде. Терәлеп беткән күршебез – бер аягы бөгелми торган, култык таяклы Гыйният абзый белән җәмәгате Чык әбиләрнең җимеш бакчасы бик бай, алмагачлар, кызыл, кара шомырт күп. Шулай ук капка төпләрендә – Әхмәдулла бакчасында үскән алмагач белән шомыртны да алар рөхсәте белән ашыйсы иде. Алар аны тәртип белән ашаганны гына ярата, сындыра-ботарлый башласаң, Гыйният абзый култык таягын атып, куарга да күп сорамый. Усаллыгы түгел бу, тәрбия алымы гына, бер көтү бала-чаганың һәркайсы сындыра башласа, ул агачлардан бер җәйдә коры кәүсә генә калган булыр иде. Усал булсалар, яннарына бөтен урам баласы магнит кебек тартылыр, алар капка төбендә концертлар куеп ятар идекме икән?!

Без белгәндә үк инде бер тотам сакалын үстергән, бер таяк белән вәкарь генә атлап йөрүче Йосып бабай, мөгаен, бала-чага өчен безнең тирәдә судья да, күзәтче дә булгандыр. Алар каршындагы шул ук Әхмәдулла бакчасына авылның эреле-ваклы бер көтү баласы җыела. Нинди генә уеннар уйналмый, кемнәр хәрәмләшә, кемнедер урынсызга кыерсыталар. Андый чакта Йосып бабай күз ачып йомганчы килеп җитә... Үзе чиста-пөхтә, уен-көлкеле булса да, шактый шүрли идек тә үзеннән. Күрәсең, шаяртып кына калмаган, «тәрбияләгәндер» дә. Каралты-кура тирәсендә берәр нәрсә шакылдата башласаң да, Йосып бабаебыз кереп җитә иде: «Нишлисез?» Гади кызыксыну, тикшерү түгел бу, хәл белешүе. Олыларча киңәш тә бирә иде.

92 яшендә гүр иясе булган, шул яшькә кадәр урамдагы бар бала-чаганы үз итеп яраткан Зәйни бабай балаларның барысын ел әйләнәсе конфет белән сыйлый иде. Үзе килмәгәннәрен чакырып китерә. Нәкъ Әлмәндәр карт инде.

Бездән соңгы буын балалар үскәндәге берсеннән-берсе уен-көлкеле күршеләребез дә матур хатирәләр калдыргандыр. Алар да бала-чаганы шаяртырга, сөйләштерергә ярата иде. Тик алар Зәйни, Йосып бабайлар кебек, «чын» бабайлар, ил карты, аксакал була алмады инде. Аларның иң эшсез вакыты тау башында биби саклаган чагы булды. Вафат булганчыга кадәр дөнья көтте алар һәм чагыштырмача яшь килеш китеп тә бардылар... Шушы бабайларны – абыйларны мин үзем аеруча да сагынам. Әтинең чордашлары булган бу күршеләр белән, үз гаиләбезгә ир заты – кияүләр килгәнгә кадәр шулар ярдәме белән тормыш көттек. Беркайчан гозер-йомышыбызны кире бормадылар, кире бормасыларын белеп, ышанып керә идек.

Тормыш авырлыгын күп күрсәләр дә, ачлык-юклык, сугыш чоры афәтләрен кичерсәләр дә, теге чор бабайларының үзәге нык булган, ахры. Хәер, бүген инде ник алай да, ник болай, дип чәбәләнүдән мәгънә юк. Берсе дә безнең кодрәттә түгел. Тик бабайларсыз да авылның бер чите китек шул...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре