Быел Татарстан авылларында яшәүче яшь аналарга ярдәм итү максатыннан 203,7 миллион сум каралган. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елдан бирле республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән авылда кимендә 3 ел яшәүче хатын-кызларга баласы туганда бер тапкыр түләү бирелә.
25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан яшь ана 50 мең сум күләмендә түләү алуга өметләнә ала. 29 яшькә кадәр өченче яки шуннан соңгы баласын дөньяга китергән хатын-кызга бер тапкыр түләү күләме 100 мең сумга кадәр җиткерелә.
Әлегә республика социаль яклау чарасы “Гаилә” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырылып, яшь аналарга, үз керемнәрен расламыйча гына өстәмә финанс ярдәме алу мөмкинлеге бирә.
2018-2024 еллар аралыгында бу максатка 832,4 миллион сум юлланган иде.
Бүгенгә беренче баласын тапкан 11 862 хатын-кызга һәм гаиләсендә өченче, дүртенче... баласы булган 2 615 яшь анага түләү билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез