Казанда барысы күз алдында кебек. Әмма шәһәр мэры Илсур Метшин телгә алган саннарны белеп тору да зыян итмәс. 2025 елда Казан бюджеты керемнәре 62,3 миллиард сумга җиткән. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 7,2 процентка арткан. Чыгымнар – 64,3 миллиард сум. Былтыр 48 миллиард сумнан артык акча, ягъни бюджетның 75 проценты чамасы социаль һәм мәдәни өлкәләрне үстерүгә тотылган. 2025 елда тулай төбәк продукты күләме 1,9 триллион сумга җиткән. Үзебездә җитештерелгән 926,2 миллиард сумлык товар төяп җибәргәннәр. Үсеш – 6,3 процент. Сәнәгать җитештерүе индексы – 103,6 процент.
Илсур Метшин бүген тормышка ашырыла торган мөһим проектларга да тукталды. Аерым алганда, «Казаноргсинтез» предприятиесендә база полимерлары өчен катализаторлар җитештерү фабрикасы төзелә башлаган. Казан вертолет заводында яңа уку үзәге булдырылган. «Казанкомпрессормаш»та нефть-газ комплексы өчен насос системалары чыгару цехы төзелгән. Казан авиация заводында импортсыз беренче Ту-214 самолеты эшләнгән.
Соңгы ун елда шәһәрнең урам-юл челтәренә 178 миллиард сум акча тотканнар. Былтыр гына да 17 миллиард сумлык юл эшләре башкарылган. 2025 елда башкалада 1,3 миллион квадрат метр торак төзелгән. Илсур Метшин әйтүенчә, соңгы 20 елда кала халкы 214 мең кешегә арткан, 380 меңнән артык бала дөньяга аваз салган. Башкаладагы 192 мәктәпнең 44 е – өр-яңа уку йортлары. 137 мәктәпне капиталь төзекләндергәннәр.
2025 елда Казанда 5,1 миллион турист кунак булган. Мэр яңа бурыч та билгеләде: 2030 елга башкала кунаклары санын 7 миллион кешегә җиткерү. 2025 елда Казанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында өч зур җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында Казанда дүрт җәмәгать урынын яңарту күздә тотыла.
«Авырткан җир»ләргә дә тукталдылар. Татарстан Рәисе искәрткәнчә, коммуналь челтәрләрнең тузуы башкала өчен җитди проблема булып тора. Узган ел Казанда инженер челтәрләрен һәм моңа бәйле объектларны яңартуга 6 миллиард сумнан артык акча тотылган.
– Узган ел шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык системасында 2707 авария теркәлгән. Без коммуналь инфраструктураны финанслау күләмен 10 тапкыр арттырып, модернизация программасын башлап җибәрдек, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Транспорт системасы да яңартуны таләп итә. Мәсьәләне яңа автобуслар сатып алу гына да хәл итмәячәк. Илсур Метшин сүзләренә караганда, электр транспорты инфраструктурасы тузган. Республика ярдәменнән башка предприятиеләр үзләре генә бу чыгымнарны күтәрә алмаячак, диделәр утырышта. Татарстан Рәисе транспорт паркын яңарту эшенең эзлекле рәвештә алып барылачагын белдерде. Шулай ук электр транспорты проблемасы да игътибарга алыначак. Казанның юл челтәрен һәм транспортын үстерүнең комплекслы концепциясен эшләү төгәлләнә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, халыкны җәмәгать транспортына күчереп утыртмыйча, юлларны бушатып булмаячак. «Дөресен әйтергә кирәк: җәмәгать транспортына өстенлек бирмичә, метро да, яңа автобуслар да «бөке»ләр проблемасын хәл итә алмаячак. Һәркем үз автомобилендә тиешле урынга барып җитә алмаячак, шәһәр басып торачак», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең коммуналь хезмәтләре эшенә дә тукталды. Гомумән алганда, начар түгел, әмма кар күп яву аркасында сораулар да туды. Ул бина түбәләрендәге карның күплеге һәм моның нәтиҗәсе буларак, түбәләр ишелү проблемасы турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, куркынычсызлыкны тәэмин итеп, карны чыгару буенча системалы эш алып барырга кирәк. «Түбәләрне кардан чистартуга бәйле сораулар бар, өлешчә җимерелү очраклары теркәлде. Шул исәптән балалар бакчаларында, гимназияләрдә һәм торак йортларда. Аңлашыла, бу кадәр кар көтмәгән идек. Әмма мондый ихтималны исәпкә алырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәктәпләрнең эшенә килгәндә, Казан күп кенә күрсәткечләр буенча башка төбәкләрне уздыра. «Әмма мәктәп ул – мәгариф үзәге генә түгел, ә тәрбия үзәге дә», – диде Татарстан Рәисе. Ул балаларның мәктәпкә нәрсә алып килүләренә игътибарлырак булырга өндәде. «175 нче мәктәптәге фаҗига, Түбән Кама мәктәбендәге күңелсез очрак кебек вакыйгалар аерым игътибар таләп итә. Балалар мәктәпкә мәктәп рюкзагы белән түгел, ә поход рюкзагы белән йөри. Пычак, кечкенә баллоннар һәм башкасын алып киләләр. Без мәктәптән төрмә ясый алмыйбыз, әмма тәртип урнаштырырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сәламәтлек тармагы турында сөйләгәндә, ул соңгы елларда демография күрсәткечләренең кимүгә таба баруын да искәртте. Туучылар саны Казанда да кими. «Демографияне безгә беркем дә яхшыртмаячак. Бу – безнең уртак эш», – диде Татарстан Рәисе. Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санының артуы да борчу уята. Былтыр республика юлларында 345 кеше үлгән. «Кызганыч, бу ел да җиңел башланмады», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм юлдагы иминлекне тәэмин итүнең өстенлекле бурыч булуын әйтте.
Утырыш ахырында дәүләт бүләкләрен дә тапшырдылар. СВО башланганнан бирле Татарстаннан 17 кешегә Россия Герое исеме бирелде, меңләгән якташыбыз Батырлык ордены кавалеры булды. Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Алтын Йолдызы белән бүләкләнүчеләр арасында казанлылар да булуын билгеләп үтте. «Хәрбиләребезгә тагын бер кат батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, барысының да тизрәк исән-сау һәм, әлбәттә, җиңү белән кайтуларын телим. Безнең төп бурыч – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бу эшкә Казан шәһәре дә зур өлеш кертә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез