Йөрәктәге көйсезлекләрне белгертүче тәүге билгеләр еш кына күкрәктә көчле авырту барлыкка килүгә бәйле түгел. Лондон хастаханәсе кардиологы Оливер Гуттман “Independent” басмасы хзәбәрчесенә шулай дип сөйләп үткән. Бу хакта “Российская газета” яза.
Табиб әйтүенчә, йөрәк иң элек муенга, казналык яки җилкәгә “бәрә”. Кайбер очракларда, гомумән, бернинди авырту да сизелми.
Белгеч сүзләренә караганда, чире тирәнгәрәк китүчеләр “күкрәкне каеш белән кыскан кебек” авырту кичерә. “Күкрәктә авырлык барлыкка килде, нәрсәдер кыса, нидер баса” – сырхаулардан еш ишетергә туры килгән өч төп сүзтезмә бу”. – дигән Гуттман.
Йөрәктәге көйсезлекне күрсәткән тагын бер билге – сару кайнау яки ашказаны эшләмәгәнгә охшаш ниндидер уңайсызлык кичерү.
“Сулыш кысылуга да игътибар итегез. Бигрәк тә көннән-көн көчәеп, гади генә гамәлләр башкаруга да комачауласа”. – дип билгеләп үткән кардиолог.
Аның әйтүенчә, “йөрәкнең алҗуы” дигән төшенчә бар. Гадәттә хатын-кызларда ачыклана ул. Ләкин бу очракта күкрәктә авыру булмаска да мөмкин.
Күп кенә очракларда төнлә сулыш кысылу һәм йокыдан манма тиргә батып уяну, төчкерү, йөткерү йөрәкнең начар эшләвен күрсәтергә мөмкин, дигән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез