Газетага язылу

Ахмак хыялы

Безнеңчә бик матур яңгырамый бугай бу сүз, русча әйбәт ул – «мечта идиота». Гомумән, идиотизм, канәгатьсезлек һәм сукрануга бәйле нәрсәләр русча көчлерәк ишетелә. Мисаллар китереп тормыйм инде, я шул телдә ике-өч сүз әйтеп куярсыз.

Сүзне шулайрак башлавымның сәбәбе бер генә: без бу дөньяда бик күп хыяллар корабыз, шуларның күбесе коры куык булып чыга, шартлый да эзсез югала, кайберләре тормышка аша да без көтмәгәнчә булып чыга. Хыялланганда аның шул рәвешле булып чынлыкка әйләнерен берничек тә күз алдына китереп булмый. Аларның хыял гына булып калуы күпкә яхшырак булыр иде. Ләкин…

Бер мәлне мин күл буендагы йортта яшәргә хыяллана идем. Диңгез булса, тагын да яхшырак кебек инде, тик ул кадәр үк әрсезләнергә кыймагач, күл белән чикләндем. Начар түгел бит инде. Тәрәзәңнән карасаң да, терассаңа яки балконыңа чыгып бассаң да, матур булып күл җәйрәп ята, җәйге кояш нурлары күл өстенә төшеп кызына, төрле төсләргә кереп җемелди. Аның кайсыдыр почмагында кемнәрдер кармак салып утыра. Кызыкмаслык күренеш түгел. Бер арада Казанның нәкъ шундый бер урынында фатир яллап торырга туры килде. Чынлап та шәп икән. Кыш көнендә. Ә җәй көне бу черки оясына әйләнә. Черки мыжгып тора, бөтен тишек-тошыкны каплап бетерсәң дә, каяндыр юл табалар. Өстәвенә төн уртасына кадәр бакалар кычкырып чыга. Иртәнге сәгать дүрттән тагын башлыйлар. Күнегәсең инде аңа, тик теге синең хыялдагы матурлыклар күзгә күренми башлый, май урлап тотылган песи сыман күңелнең караңгырак почмагына качалар. Берни дә эшләтеп булмый, үзең сайлап алган урын, үзең салган йорт түгел бит… Хыял корган вакытта шул бер-ике авыз сүзне дә өстисе калган икән. Кем белгән инде аның болай булырын…

Бик арыган бер вакытым булгандыр инде. «Их, туйганчы йоклап, кино карап, китап укып кына ятарга иде», –  дип куйдым. «Кем туйдырачак соң?» – ди хатын. «Ашарга да китереп торсыннар иде», – дип өстәдем.

Күп тә үтмәде, теге теләк кабул булды. «Ашыгыч ярдәм» белән алып киттеләр дә операция ясап ташладылар. Туйганчы йоклыйм, кино карыйм, китап укыйм. Ашарга да ташып кына торалар. Ни дип әйтәсең инде мондый вакытта? «Аллага шөкер», – дип кенә ятарга туры килә.

Болар безнең көнкүрешкә бәйле, аяк астында яткан мисаллар гына. Ә бит кайчагында зур вазыйфалар башкарган, зур җаваплылык йөкләнгән кешеләрнең дә бик зур хыяллары була. Якын тарихка гына күз салсак та, андый күренешләр җитәрлек. Тигез хокуклылык урнаштыру, гадел җәмгыять төзү хыялы белән башланган революцияләр, мәсәлән. Бүтән төрле канкоешлар… Масштабы зуррак булса да, бу хыялларның эшләү механизмы бер чамарак түгелме икән… Хәер, кем белә инде…

Хыял корсаң да, теләк теләсәң дә, хәтта уфтанып куйсаң да, алдын-артын чамалап кыланырга кирәк икән. Җиренә җиткереп корылмаган хыял белән ярым-йорты теләктән дә тизрәк чынга аша торган нәрсә юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре