"Ахыры аяныч тәмамланачагы көн кебек ачык": ни өчен районнарда юл һәлакәтләре арта?

Юлларга да, андагы иминлеккә дә игътибарны арттырырга. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында бу фикер еш яңгырады. Тулаем алганда республикада юл һәлакәтләре саны кимесә дә, өч районда аварияләр дә, анда имгәнүчеләр, һәлак булучылар да арткан. Иминлек кем кулында?

Федераль һәм республика юлларындагы юл һәлакәтләре саны кимесә дә, муниципаль юлларда фаҗигаләр, киресенчә, арта гына бара. Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров моны җирле юлларга тиешле игътибар бирелмәү нәтиҗәсе дип саный.

– Без юлларны федераль, республика һәм җирлегә бүлмибез. Комиссия рәисләре барлык юллар өчен дә җаваплы. Юл һәлакәтләре саны арту – теге яки бу муниципаль берәмлек яки шәһәр территориясендә тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмый дигән сүз. Бу үз чиратында юлда имгәнүчеләр, үлүчеләр саны артуга китерә, – дип белдерде ул, утырышны ачып.

Күчмә утырышның нәкъ менә Югары Осланда узуы да юкка түгел. Юл һәлакәтләре аеруча күбәйгән районнар өчлегендә ул бүген. Соңгы биш ай эчендә биредә 18 авария теркәлгән. Аларда 9 кешенең гомере өзелгән, 25 кеше имгәнгән. Район башлыгы Евгений Варакин райондагы иң хәтәр юл дип Казан–Буа–Ульяновск трассасын атый.

– Анда елына уртача 14 юл һәлакәте теркәлә, ел саен алты кешенең гомере өзелә. Быел районда 615 миллион сумга 15 чакрымлап юл төзекләндереләчәк. Мондый хәлнең гомердә булганы юк иде. Районның беренче тапкыр шундый зур ярдәм алуы. Аның ярдәмендә без ике урамдагы асфальтны яңарттык. 1 гыйнварда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәте килеп чыккан Казан–Ульяновск–Ключище юлында да төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, – ди Варакин.

Рәсми саннардан күренгәнчә, җәйнең беренче аенда Татарстанда юл һәлакәтләренең дә, анда имгәнүче, үлүчеләр санының да кимүе күзәтелә. Татарстанның дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, тулаем алганда 18 районда юлда һәлак булучылар саны арткан (таблицада. – Ред).

– Югары Ослан, Лаеш, Апас районнарында юл фаҗигаләрендә үлүчеләр саны аеруча арткан. Моннан тыш әлеге районнарда юл һәлакәтләре дә, анда имгәнүчеләр саны да арткан, – дип ачыклык кертте баш дәүләт автоинспекторы.

Юл сагында торучылар, юллардагы соңгы биш елдагы вазгыятьне анализлап, юл һәлакәтләренең күбрәк кайчан һәм кайда теркәлүен дә ачыклаган. Баксаң, федераль юлларда иң күп аварияләр – июльдә, төбәк юлларында исә август–сентябрь аралыгында теркәлә икән.

– Соңгы арада иң күп юл фаҗигаләре шимбә көнне теркәлде. Иң күп имгәнүчеләр дә шул көнгә туры килә, үлүчеләр саны егермегә җитте. Июль–сентябрь аралыгында исә иң фаҗигале көн булып җомга санала, – дип ачыклык кертте Рөстәм Гарипов. – Юл фаҗигаләренең күбесе көн яктысында килеп чыга. Әмма аянычлы очраклар күбрәк төнлә теркәлә. Төнлә килеп чыккан һәр сигезенче юл һәлакәтенең берсе үлем-китем белән тәмамлана.

Андый фаҗигаләрне булдырмау өчен бу чорда юлларда контрольне көчәйтергә җыеналар. Юл кырыйларында торган камераларның да урыны гел алышынып торачак, дип ышандыралар. Моннан тыш юл сагында торучылар июль–август аралыгында исерек килеш машина йөртүчеләрне, машинада иминлек каешы такмаучыларны да аулаячак.

Балалар да игътибар үзәгендә. Җәйге каникул чорында юлларда алар катнашындагы юл һәлакәтләре дә бермә-бер арта, ди инспекторлар. Рәсми саннардан күренгәнчә, ел башыннан бирле республика юлларында балалар катнашында 209 авария теркәлгән. Аларда биш баланың гомере өзелгән, 226 сы имгәнгән. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре барыннан да бигрәк Казан, Питрәч, Югары Ослан районнарында арткан.

– Барлык һәлакәтләрнең яртысы диярлек җәяүле балалар катнашында. Аларда 106 бала зыян күрде, – дип ачыклык кертте Рөстәм Гарипов. – Пассажир балалар имгәнгән юл һәлакәтләре аеруча борчуга сала. Бу очракта бала үзе берни эшли алмый бит. Аның хәтта махсус утыргычка утыру-утырмавы да еш кына өлкәннәрдән тора.

Бу урында җәйнең беренче көнендә Аксубай районында килеп чыккан юл фаҗигасен искә алды ул. «Лада» машинасы белән идарә иткән хатын-кыз, рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгып, «Ока» машинасы белән бәрелешә. Машинада аның ике, дүрт һәм алты яшьлек өч баласы да була. Һәм шуларның ник берсе махсус утыргычта булсын! Бәхеткә, аларның берсенә дә җитди зыян килмәгән.

– Мототранспорт катнашындагы аварияләр дә җитди имгәнүләр белән тәмамлана. Быел шундый 8 юл һәлакәте теркәлде. Аларның барысында да балалар зыян күрде. Күп кенә ата-ана ахырын уйлап тормый – баласына әнә шундый куркыныч уенчык алып тоттыра. Ә бит аның ахыры аяныч тәмамланачагы көн кебек ачык, – дип кат-кат искәртте Рөстәм Гарипов.

Соңгы елларда җәй ямен алган питбайклар турында күпме сөйләсәң дә артык түгел анысы. Әмма аларны тыю белән генә нәтиҗә булмаячак, мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзләргә кирәк. Әлеге заман уенчыгы турында сүз чыккач, Шамил Гаффаров шулай дип белдерде.

– Нәрсәне дә булса тыясың икән, шуның нәкъ киресен эшлисе килә башлый. Бала үзенә алып биргән нәрсәдән законлы рәвештә файдаланырга, ягъни укып, махсус таныклык алырга тиеш. Мондый дөрес алымнар ярдәмендә республика юлларындагы иминлекне дә тәэмин итеп була, – диде Шамил Гаффаров бу уңайдан.

Юллардагы вазгыять – саннарда

2024 елның 5 ае 2025 елның 5 ае
юл һәлакәте үлүчеләр имгәнүчеләр юл һәлакәте үлүчеләр имгәнүчеләр
1 Лаеш 23 4 28 29 10 45
2 Югары Ослан 14 3 20 18 9 25
3 Апас 4 0 5 8 6 9
4 Буа 8 0 13 12 3 15
5 Алабуга 42 6 48 37 8 43
6 Әлмәт 36 3 46 45 5 52
7 Чаллы 153 1 187 153 3 189
8 Арча 8 0 10 13 2 14
9 Кайбыч 6 0 11 5 2 9
10 Тәтеш 3 0 3 5 2 4
11 Тукай 21 3 28 23 4 29
12 Алексеевск 7 2 17 5 3 5
13 Кукмара 8 1 9 5 2 6
14 Кама Тамагы 1 0 1 3 1 3
15 Балтач 7 0 11 5 1 5
16 Чүпрәле 3 0 5 3 1 5
17 Саба 2 0 2 4 1 4
18 Ютазы 4 0 5 6 1 6

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре