Газетага язылу

Азат Кадыйров интеллектуаль олимпиадада катнашучылар белән очрашты

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров министрлык бинасында студентлар арасында Идел буе федераль округы Х интеллектуаль олимпиадасында катнашучылар белән очрашты.

Азат Кадыйров интеллектуаль олимпиадада катнашучылар белән очрашты
Фото: Татарстан яшьләр эшләре  министрлыгының матбугат хезмәте

Чара Саранск шәһәрендә үткәреләчәк округ финалы алдыннан узды. Олимпиада яшьләрнең фәнни һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүгә, студентларны инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү, талантлы яшь белгечләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Бу “Яшьләр һәм балалар” илкүләм максатына туры килә. Проект 18дән 30 яшькә кадәрге вузлар һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентларын берләштерә. Очрашу барышында Азат Кадыйров Татарстан делегациясе әгъзалары  белән аралашып, финалга әзерлекләрен белеште һәм егет-кызларга уңышлар теләде. Делегация составына республиканың төп мәгариф оешмаларыннан 17 студент кергән. Делегация башлыгы итеп Татарстанның Студентлар лигасы фәнни комитеты җитәкчесе, КФУ студенты Василиса Красикова билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре