Газетага язылу

Әзер(ләү)нең рәхәте: ни өчен ярымфабрикатны күп ашый башладык?

Әбиләрдән калган рецепт дәфтәренә күптән тузан кунды инде.

Әзер(ләү)нең рәхәте: ни өчен ярымфабрикатны күп ашый башладык?

Бүген ил халкы аш-су бүлмәсендә кайнаганчы, туңдыргычтагы пилмәнне пешереп ашауны кулайрак күрә. Уйдырма түгел, аналитиклар шулай ди. Мисал өчен, 2025 елда россиялеләрнең 60 проценттан артыгы атна саен әзер ризык сатып алган. Шул исәптән ярымфабрикатлар базары да үсеш кичергән: узган ел аларны җитештерү 4,6 млн тонна булса, 2026 елда бу күрсәткеч 4,9 млн тоннага җитәргә мөмкин. Бу – ялкаулык билгесеме, әллә тормышны җиңеләйтергә тырышумы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

Тормышны җиңеләйтү

Сер түгел, кызу тормышта яшибез. Эш, балалар, яраткан шөгылең, социаль челтәрләр... Барысына да өлгерү җиңелләрдән түгел. Һәм бу әйләнештә аш-су бүлмәсендә озаклап тәмле ризык пешерер өчен вакыт калмый да диярлек. Нәкъ менә шул чакта ярдәмгә ярымфабрикатлар килә дә инде.

– Ярымфабрикатлар күптәннән ялкау һәм буйдаклар ризыгы булудан туктады. Хәзер аны кулланмаган кеше бик сирәк. Һәркайсыбыз да тормышын җиңеләйтү яклы. Мин дә кулланам. Студент чакта да, хәзер дә. Сүз кибеттәге капларда сатыла торган ярымәзер продукция турында түгел, билгеле. Фермер продукциясе, шәхси эшмәкәрләр ясаганнары турында бара, – дип уртаклашты журналист Чулпан Галимова. – Узган ел бәби алып кайттым. Җәен йөкле чагымда фарштан күпләп кәтлит, стейк, кебаблар ясап куйган идем. Үземнең запасларым бетте, бик ярдәмгә килде алар! Шөкер, хәзер ике як әни дә ясап җибәреп кенә тора. Туңдыргычым буш түгел.

Кибет киштәләрендәге ярымфабрикатларны сатып алырга күңеле тартмый Чулпанның. Ник дигәндә, аларның составында химик кушылмаларның күбрәк булуын яхшы беләбез. «Алмадык түгел инде, әмма кибеттәгеләр тамак туйдырмый төсле. Шулай да һәр ризыкның составын өйрәнеп, карап алсаң, бернинди зыяны юк», – дигән фикердә ул. Шәхси фермерлардан алган очракта да, кабына язылганнарга игътибар итәргә кирәк.

– Әле беркөн шундый хәл булды: ышанычлы тоелган бер хуҗалыктан алынган ярымфабрикат эченнән пластикка охшаган каты бер нәрсә кисәге чыкты. Кечкенә генә инде ул. Тик шулай да боларның «ярдәм хезмәте»нә яздым. Акчаны кире кайтардылар, – ди Чулпан.

Казан медицина көллиятенең беренче курсында белем алучы Ләйлә Нәгыймова да ярымфабрикатларга уңай карашта. Көне буе укырга, аннары төне буе дәрес әзерләргә туры килә студентка. Менә шул уку белән дәрес арасында тиз генә ашарга пешерергә гадәтләнгән ул.

– Тулай торакта яшим. Ярымфабрикатларны сатып алганым юк, үзебез әзерләп куябыз. Быел Яңа ел каникулында күпләп пилмән бөгеп, кәтлитләр ясап куйган идек. Алар үз чиратын көтеп, туңдыргычта ята, – ди кыз.

Рәсми мәгълүматлар буенча, кешеләр бигрәк тә ашарга әзерләү вакытын киметү өчен ярымфабрикатлар һәм әзер ризыкны торган саен күбрәк сатып ала. Шул ук вакытта хәзерге кулланучылар арасында пешерергә теләмәгән яки гомумән ашарга пешерә белмәгән яшьләрнең күп булуы да сер түгел.  Ләйлә исә әлеге мәгълүматны кире кага. «Хикмәт пешерә белмәү яки пешерергә теләмәүдә түгел. Өй эшләренең күп булуында», – дип ул.

Чамасын белеп кенә

Уңайлы дип кенә көн дә ярымфабрикатлар кулланып булмый, әлбәттә. Сүз кибеттә сатыла торганнары турында. Ник дигәндә, алар составында артык күләмдәге тоз, шикәр, трансмайлар һәм төрле ясалма өстәмәләр бар, ә бу сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

– Коры аш, боламык һәм токмач кебек тиз әзерләнә торган продуктларны бөтенләй сатып алырга кирәкми, чөнки составларында өстәмәләр күп. Моннан тыш, аларны еш куллану холестерин һәм төрле авырулар үсеше куркынычын арттыра, – ди нутрициолог Ләйсән Гарипова.

Бүген җитештерүчеләр югары сыйфатлы продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итәргә тырыша. Продуктларның файдалы үзлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган заманча туңдыру ысуллары кулланыла, шулай ук табигый ингредиентлар һәм тәмләткечләр өстәлә. Шулай да өйдә ясалган ярымфабрикатларның кибетнекеннән төп аермасы: без составны контрольдә тота алабыз. Ягъни без кәтлит яки сосискаларны нәрсәдән ясарга, һәр ингредиентны нинди күләмдә өстәргә һәм аларны нинди ысул белән әзерләргә (кыздыру, парда пешерү һ.б.) икәнен үзебез сайлыйбыз. Белгеч сүзләренчә, хәтта табигый өй ярымфабрикатлары да бик каты кыздырылган очракта, зарарлы була. Чамасын белергә кирәк.

– Ярымфабрикатлар кулланучылар арта һәм бу, әлбәттә, куркыныч тудырмый кала алмый. Баланслы туклану турында истә тотарга һәм табигый продуктларга өстенлек бирергә онытмаска кирәк, – дип кисәтә Ләйсән Гарипова.

Хәер, ярымәзер ризыкка барыбыз да ябырылды, дип әйтү дә дөрес түгел. Аларны кулланмый торган гаиләләр дә очрый. Мисал өчен, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева ярымфабрикатларны бөтенләй дә сатып алмый.

– Тиз генә пешереп алырга уңайлы булсалар да, алар әле генә әзерләнгән ризыкны алыштыра алмый инде. Кибеттән гомумән алганым юк. Кешедән алабыз, күршеләребездә генә шундый эшмәкәр яши. Алай да бик сирәк кенә. Гомумән, үземнең бер 10 еллап пилмән ясаган юк иде. Быел Яңа елда пилмән ашыйсы килеп, күпләп бөгеп куйдым. Ике көндә бетте ул. Гаиләбез зур бит. Үзең ясагач, тансык булдымы, тәмле, дия-дия ашап бетердек, – ди җырчы.

Шөкер, хәзер ашау проблемасы юк. Кибеттә бөтен продукция бар. Теләсәң, өеңә дә китереп бирәләр. Әзер ризык та китертергә мөмкин. «Без өйдә булмаганда, балалар әзер ризыкка заказ бирә яки әниләребез әзерләп куя. Туңдыргычта ит фаршының торганы юк. Бик ярдәмгә килә: фарштан кәтлит, фрикаделькалар ясау тиз бит», – ди Ләйсән Гыймаева.

Мантыйны ешрак ашыйлар

«Мантый, өчпочмак, голубцы һәм тутырылган борычка заказлар күбрәк». Арчада яшәүче Илмира Зарипова әнә шулай ди. Ул инде ике ел заказга ярымфабрикатлар әзерләп сата.

– Бер тапкыр ярымәзер йорт продукциясе сатып алган кеше икенче һәм өченче тапкыр да мөрәҗәгать итә, – ди ул. – Заказлар ел саен арта гына. Әзерләүгә күбрәк вакыт сарыф ителә торган ризыкларны ешрак сорыйлар. Мисал өчен, мантый, өчпочмак, голубцы – иң популярлары. Камыр белән эш итү, эчлекне кәбестәгә төрер өчен шактый вакыт кирәк. Ә менә кәтлит, фрикаделька яки «ежик»ларны әзерләү җиңелрәк. Шуңа да күпләр аны үзләре ясый, – дип уртаклашты оста куллы хуҗабикә.

«Сатып алганчы, үзең пешер». Бу гыйбарә инде актуальлеген югалтты, чөнки күп очракта ярымфабрикатны сатып алу аны әзерләүгә караганда очсызрак. Өстәвенә вакыт та янга кала. Теге яки бу ризыкның тәме турында да кайгырасы юк. Шуның өчен күпләр ярымәзер продуктларны үз тормышларының бер өлешенә әверелдерде дә инде.

– Ялкаулар түгел, киресенчә, эш сөючеләр заказ бирә. Ашарга әзерләү күп вакытны сарыф итә, ә әзере булганда, башка эшне карый торырга мөмкин. Мисалга, кемнеңдер кул астында иттарткычы булмаска мөмкин, шуңа күрә ул кәтлит сатып алуны кулайрак күрә, – ди Илмира. – Ә кемдер исә тәмле пешерә белмәскә мөмкин, бу да – гадәти хәл.

БУ КЫЗЫК!

Бүген кулланучылар ярымәзер продуктлар арасыннан ешрак пилмән һәм мантыйны сайлый (81%). РБК үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Популярлык буенча икенче урында – ит продуктлары (50%). Бу исемлектә – кәтлит, голубцы. Өченче урында (42%) – сумса. Дүртенче урында – балык һәм диңгез продуктлары (37%)

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, ир-атлар пилмән, мантый, ит, балык һәм диңгез продуктлары, пиццага өстенлек бирә. Хатын-кызлар исә эремчек пилмәнен һәм ит пилмәнен үз итә.

Шул ук вакытта россиялеләр әзер ризыкны барыннан да ешрак декабрь аенда сатып ала. Сәбәбе гади – Яңа ел бәйрәменең якынлашуы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре