Бабасы курыккач, баласы шөлләрме?

13 коллектив, 7 төбәк һәм 14 спектакль. Казанда «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале тәмамланды. Бер атна дәвам иткән чарада тамашачыларга әйдәп баручы театрларның иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителде. «ВТ» хәбәрчесе кайбер спектакльләрне үзе дә тамаша кылып кайтты.

Тәнкыйтьчеләр бәясе

Программада нигездә яшьләр һәм яшүсмерләр спектакльләре урын алган. Катнашучы театрлар мәктәп программасы әсәрләрен, шулай ук заманча драматургияне дә игътибарга алды. Фестивальдә катнашучы театр белгечләре Татарстан театрлары турында үз фикерләрен җиткерде. Әйтик, сәнгать белеме кандидаты, театр тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче, театр тарихчысы Екатерина Рябова Татарстанда театрлар эшчәнлегенең алга киткәне турында сөйләде.

– Мин Татарстанда театрларның югары дәрәҗәдә булуын күрдем. Казанда гына түгел, кечкенә шәһәрләрдә дә. Татарстан фестиваль картасында да яхшы күренә: үз театр тәнкыйтьчеләре бар, яшь режиссерлар һәм дизайнерлар барлыкка килә. Миңа театрларны «тере килеш» күрү мөһим, чөнки бары тик шулай гына спектакльнең ничек сулавын, артистларның сәхнәдә ничек яшәвен, тамашачыга режиссер фикеренең ничек эшләвен аңларга мөмкин. Моның өчен фестивальгә рәхмәтлемен, – диде тәнкыйтьче.

Театр белгече, драматург, «Алтын битлек» милли театр премиясенең Эксперт советы әгъзасы Александр Вислов исә үзе өчен яңа артистларны ачуы турында сөйләде.

– Әлеге фестиваль яшь режиссерларга багышлануга карамастан, быел минем өчен актерлар ачыш булды. Бигрәк тә Эмиль Талипов, Булат Гатауллин эшләре истә калды. Минем өчен бу – актерларның зур җиңүләре! Барлык спектакльләрдә дә нәрсәне дә булса ачыкларга, нәрсәгәдер тотынырга теләү, таяну ноктасын табарга тырышу омтылышы сизелде. Бу бер яктан әкият белән, икенче яктан «Куркак Батыр» спектаклендәге кебек үткәннәрне искә төшерү, шулай ук «Казанга Тукай кайтты»дагы милли тел, мәдәният һәм шигърият белән бирелә, – диде театр белгече.

Булат көне

Фестивальнең беренче көнен нәкъ шулай дип атарга мөмкин иде. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында режиссер буларак тәүге адымнарын ясаучы Булат Гатауллин фестиваль кысасында «Гөлҗамал» һәм «Шайтан. Егет. Кыз» спектакльләрен тәкъдим итте. «Гөлҗамал» спектакле Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» әсәре буенча Буа дәүләт драма театры артистлары катнашында куелды.

Татар халык әкияте буенча сәхнәләштерелгән «Шайтан. Егет. Кыз» премьерасына бераз тукталыйк. Узган театр сезонында Булат Гатауллин «Гөлчәчәк» хоррор-спектаклен чыгарган иде. Спектакль үзенчәлекле форматы белән истә калды. Әлеге жанрны Булат үз итеп өлгергән: әнә бу юлы да куркыныч әкияткә алынган. Татар халык әкиятен ул тамашачыларга музыкаль хоррор жанрында тәкъдим итте. Быел Булат Казан шәһәре мэриясенең «Үз телем» грантлар конкурсында җиңеп, 500 мең сум акча отты. Әлеге спектакль шушы грант ярдәмендә сәхнәләштерелгән. Яшүсмерләрне театрларга җәлеп итү кыен булу һәркемгә аңлашыла. Режиссер сүзләренә караганда, балаларны куркыныч әйберләр белән кызыктырырга мөмкин.

– Мин ниндидер бер фильм белән илһамландым дип әйтә алмыйм. Тормышта мин андый жанрны карамыйм диярлек. Ләкин театрда бу жанр минем өчен режиссер буларак бик кызыклы. Кино өлкәсендә хоррор, ягъни куркыту бик популяр жанр, ә театрлар моңа бик сирәк алына, милли театрлар бигрәк тә. Бу спектакль – гаилә белән бергә карар өчен. Әкият әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар өчен дә кызыклы булыр дип саныйм. Алар бу спектакльне караганнан соң, үз балачакларындагы куркыныч вакыйгаларны исләренә төшерәчәк, – диде Булат Гатауллин.

Әйе, халык авыз иҗатына үсеп килгән буынның игътибарын мондый яңалык белән җәлеп итәргә мөмкин. Сәнгать чишмәсе төрлечә ага ала. Әмма бу спектакль ниндидер бер шоуга әйләнеп калды кебек. Дискотекалы, куркыныч, караңгы, тәэсир калдыра торган яхшы сыйфатлы шоу. Режиссер бернинди фильмнар белән дә илһамланып эшләмәдем дисә дә, тамашачы сәхнәдә классик куркыныч фильмнардагы алымнарны күреп ала. Шайтанның (Инсаф Хәләүтдинов) бөгелеп-сыгылып теләсә нинди хәрәкәтләр ясап биюе, кызыл күзле линзалардан булуы, әшәке тавышлар чыгаруы аерым игътибарга лаек. «Әллә моның эченә чыннан да җен кереп оялаган инде?!» – дип куясың. Харизмасы ташып торган яшь артист тамашачы күңеленә шом сала белә.

Бу спектакльдән соң ничек кенә төн чыгасы булыр инде?! Спектакль төгәлләнгәннән соң, кайтырга җыенып торган тамашачыларның, әнә шулай аһ-ваһ килеп, премьераны бәяләүләре берничә авыздан ишетелде.

Җир белән сөйләшү

Классик куелышларга сусаган тамашачыларның күңелләрен исә Туймазы дәүләт татар драма театры артистлары күрде. Башкортлар залга Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» әсәренә нигезләнгән «Тулганай» спектаклен бүләк итте. Сәхнәдә бичара кыргыз хатынының Җир-ана белән сөйләшүе сурәтләнә. Бөек Ватан сугышында өч улын, бердәнбер ирен, ә соңрак киленен дә югалткан Тулганайның сагышын җир сеңдереп бара. Кызганыч ки, спектакльдәге ана кайгысы хәзерге көннәр белән дә аваздаш. Ике сәгатьтән артык залда мышык-мышык борын тарткан тавышлар ишетелде, күзләрдән яшьләр күренде, кемнәрнеңдер ата-аналары ваемсыз көннәрне искә төшерде.

– Буразнага бер бөртек ташлагыз, мин йөзләтә кайтарам. Бакча утыртыгыз, мин җимешләр яудырам. Мал үрчетегез, мин үлән булам. Өйләр салыгыз, мин дивар булам. Ишәегез, мин сезгә матур торак булам. Мин бит чиксез. Мин очсыз, кырыйсыз. Мин тирән һәм бөек. Мин барыгызга да җитәм! – Җир-ананың ахырдан әйтелгән монологы ирексездән тормышның асылы һәм дөньяда барган вазгыять турында уйландыра.

Театр белгече Александр Вислов сүзләренә караганда, спектакль режиссеры Дмитрий Акимов метафорик якны саклап, конкрет тарихтан бераз читкә киткән. Ләкин труппа үзара хезмәттәшлек итәргә тырышты: сәхнәдә олы яшьтәгеләр дә, яшь артистлар да катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре