Газетага язылу

Бабиков Россия белән Кытай хезмәттәшлегендә төбәкара элемтәләрне югары бәяләде

Төбәкара элемтәләр Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрдә төп урынны алып тора.

Бу хакта “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV Халыкара форумында Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков әйтте.

Аның әйтүенчә, форум төбәк дәрәҗәсендә күтәрелә торган хезмәттәшлек темаларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тормышка ашырыла алуын күрсәтә. “Дәүләтара дәрәҗә – мөһим, ул этәргеч бирә, ә калганы төбәкләр, аерым предприятиеләр һәм гади халык дәрәҗәсендә башкарыла”, – диде Александр Бабиков.

Аның сүзләренә караганда, дүрт ел эчендә форум шактый үскән. “РОСТКИ” дүрт ел эчендә без бөтенләй башка күрсәткечләргә генә чыкмыйча, үзара мәнфәгатьләр күзлегеннән караганда, тирәнрәк булган бөтенләй башка темаларны колачлавыбызның үзенчәлекле үрнәге”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре