Газетага язылу

«Бәяләр арта, дип кенә ялдан баш тартырга җыенмый»: быел туристлар кайда ял итүне кулай күрә?

Якын Көнчыгыш бездән ерак булса да, андагы хәлләр безгә дә йогынты ясый. Сүзебез туристлар турында. Бүген берәүләр ял иткән урыннарыннан кайту мәсьәләсен хәл иткән вакытта, икенчеләр планнарын үзгәртергә мәҗбүр.

«Бәяләр арта, дип кенә ялдан баш тартырга җыенмый»: быел туристлар кайда ял итүне кулай күрә?
Фото: Эльвира Вәлиева

Россия туриндустрия берлеге мәгълүматлары буенча, Якын Көнчыгыштагы сугышның 10 көнендә генә дә илдәге туроператорлары якынча 3 млрд сумлык зыян күргән. Безнең туристларны нинди ял көтә?

Киткәннәр кайтып беткән

Татарстан туристларына килгәндә, бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә республикадан 1,5 меңләп кеше ял итә. Алар – сугыш башланганчы ял итәргә киткән туристлар. Хәзергә бу илгә 1 апрельгә кадәр юллама сатмыйлар. Аннары ни буласын төгәл беркем дә әйтә алмый. Татарстан Туристлык агентлыклары ассоциациясе җитәкчесе Рамил Мифтахов сүзләренчә, ял вакыты тәмамланган кешеләрнең барысы да кайтып беткән.

– Хәзер барысы да тәртиптә, кунакханәләрдәге өстәмә ял көннәре өчен дә туристлар түгел, ә туроператорлар түләде. Ә Әбу-Даби, Рас-әл-Хайм кебек әмирлекләр туристларның кунакханәләрдә яшәү вакытын озайтуга бәйле чыгымнарны үз өсләренә алды. Монда сүз туроператорлар аша ял итәргә барган кешеләр турында бара. Үзләре очкычка билет сатып алып, кунакханәләрне белешеп барганнар турында мәгълүмат юк диярлек, – диде Рамил Мифтахов. – Бүгенгә туроператорлар язгы каникул һәм май бәйрәмнәренә броньланган юлламалар белән эшли. Ялга җыенучыларга башка юнәлешләр тәкъдим ителә. Туроператорларга гамәлдән чыгарылган сәфәрләр өчен акчаны кире кайтарырга һәм очу программаларын үзгәртеп корырга туры килә. Май бәйрәмнәренә кадәр әле ерак, бәлки, барысы да тынычланып, Якын Көнчыгыш юнәлешендәге туристик илләр ачык булыр.

Башка юлны сайлыйлар

«КоммерсантЪ» басмасы хәбәр иткәнчә, гамәлдән чыгарылган турларның бәясе генә дә 19,6 млрд сумга җитәргә мөмкин. Чөнки туроператорлар туристларга юлламалар бәясен 100 процент күләмендә кайтарырга тиеш. Билгеле инде, бу күпләр өчен шактый финанс югалтулар белән яный. Кайбер очракларда агентлыклар Мисырга яки Төркиягә юлламалар тәкъдим итеп, авыр хәлдән чыгарга тырыша. Казандагы «Дворец Туризма» туристлык агентлыгы җитәкчесе Артем Ганжа: «Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә барырга җыенучыларга Мисырны тәкъдим итәбез. Ялларын соңрак – апрель, май, июньгә калдыручылар да бар. Төркияне үз итүчеләр дә табыла. Без кабул итә торган илләрдән мәгълүматны, рәсми белдерүләрне һәм Чит илләр эшләре министрлыгы тәкъдимнәрен игътибар белән күзәтәбез. Әлбәттә, аерым бер юнәлешкә сорау арткан саен ял итү бәяләре дә күтәрелә. Мисырга бәяләр февраль урталары белән чагыштырганда якынча 20 процентка артты дип әйтергә була», – дип сөйләде.

Артем Ганжа әйтүенчә, Якын Көнчыгыштагы хәлләр озакка сузылса, бу дөнья туризмын тулысынча үзгәртергә мөмкин.

– Әлбәттә, ялдан баш тартмаячаклар. Сәяхәт итәргә яратучылар куркынычсыз һәм уңайлы алмаш илләр эзли. Туристларның бер өлеше Көньяк-Көнчыгыш Азиягә юл тотачак, тагын да күбрәк кеше Төркияне сайлаячак, – дип фикер йөртә ул. –  Инде хәзер үк туроператорлар һәм турагентлар ял итүчеләргә Кытай, Вьетнам, Япония һәм Таиландка сәяхәт тәкъдим итүе билгеле. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тулысынча юл ябылса, башка юнәлешләргә бәяләр шундук артачак, ди белгечләр. Туроператорлар ассоциациясендә Мальдив утраулары, Сейшел, Шри-Ланка һәм Маврикийга турлар 40–80 мең сумга кыйммәтләнәчәк, дип фаразлыйлар.

«Открываю мир» туристлык агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Галимова бу хәлдән чыгу юлын табачакларын әйтә.

– Әлеге өлкәдә алты ел эшлим, шул вакыт эчендә ниләр генә булмады! Ковид чорын да уздык, махсус хәрби операция башлангач та үзгәрешләр кертергә туры килде, хәзер менә бу сугыш өстәмә кыенлыклар тудырды. Адәм баласы һәр нәрсәгә җайлаша дигәндәй, бу очракта да югалып калмадык, беренче чиратта ял вакыты тәмамланган туристларыбызны кайтардык. Хәзер исә март аена ялларын планлаштырган клиентларыбыз белән эшлибез, – ди ул. – Башка илләрне тәкъдим итәбез, кайберләре гомумән әлегә ялны кичектереп тору яклы. Мисырга да шикләнеп караучылар табыла, чөнки сугыш янәшәдә генә. Клиентларыбыз күбрәк Кытай, Таиланд, Мальдив утырауларына өстенлек бирә башлады. Бәяләр бик каты артты дип әйтә алмыйм. 20–30 процентка арткан дигән хәбәрләр бар, ләкин чынлыкта алай түгел. Мәсәлән, Төркия соңгы елларда ял итәр өчен кыйммәт юнәлеш булып санала. Монда җәен ял итәргә барырга уйлаган очракта, кышын ук бронь ясап, арзанрак бәягә ял итү ягын карарга кирәк. Виза бетерелгәннән соң Татарстан халкы Кытайны үз итә башлады.

Бәя туктатмый

Чит илгә ялга йөрергә яратучылар фикерен дә белештек. Чүпрәле районында яшәүче Зөлфия Хәйруллина сәяхәткә туроператорлар ярдәменнән башка бара. Очкыч билетын да, кунакханәсен дә, башкасын да үзе белешеп барырга яратучылар рәтендә ул. Ике ел элек үк Көньяк Кореяга барып кайткан, былтыр Кытайны күреп хозурланган. Ә быел Вьетнамга барырга җыена.

– Дөньяда барган сугышлар куркытмый. Чит илдә ял иткән вакытта, көтелмәгән хәл килеп чыкса, әйтик сугыш башланса, әлбәттә, беренче чиратта Россия илчелегенә мөрәҗәгать итәчәкмен. Ялны тулысынча үзем оештыргач, кемгәдер ышанып, ярдәм көтеп утыра алмыйм, билгеле. Хәтта туроператорлар аша ял итәргә барган очракта да кеше теләсә нинди хәлгә әзер булырга, үзе белән өстәмә акча алып барырга тиеш. Үзем чит илгә чыкканда гел шулай итәм. Авырып кына китсәң дә, чит илдә дәвалану бик кыйммәткә төшә, – ди Зөлфия Хәйруллина.

Казанда яшәүче Наилә Шәйдуллина елга ике тапкыр ял итәргә барырга тырыша.

– Шунсыз күңелем булмый. Көзен Мисырга барырга яратам. Быел ялыбыз җәйгә туры килә, Төркиягә барырга уйлап торабыз, – ди ул. – Әле юллама алмадык. Бәяләр арта, дип кенә ялдан баш тартырга җыенмыйм. Сугыш булса да, булмаса да, бәяләр ел саен арта. Мин һәр ялымны көтеп алам. Шуңа бәяләрнең артуы миңа киртә була алмый.

Бәяләргә күз салсак, мартта Кытайда 5 йолдызлы отельдә 10 көн ял итү ике кешегә 350–400 мең сумга төшә. Мисырда апрельдә 10 көн ял итү – 180–200 мең сум. Майда Төркиянең Сиде каласында 5 йолдызлы отельдә 7 көн ял итү 100–120 мең сум тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре