Баянчы Айнур Фатыйхов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

15 октябрьдә Уфада виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов белән хушлашачаклар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Хушлашу мәрасиме 11.00 сәгатьтә Уфа шәһәренең көньяк зиратының саубуллашу залында узачак, диелгән хәбәрдә.

Танылган баянчы Айнур Фатыйховның вафат булуы 13 октябь көнне билгеле булды. Аңа 37 яшь иде. Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре