Байден президент сайлау кампаниясеннән төшеп кала

АКШ президенты, демократ Джо Байден яңадан сайланып кую өчен көрәшне туктата. Аның партиясеннән дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат киләсе айда билгеләнәчәк. Бу хакта “ТАСС” “Newsmax” телеканалында Американың сәяси күзәтүчесе Марк Халперин җиткергән мәгълүматларга таянып яза.

Сәяси күзәтүче әйтүенчә, демократлар партиясеннән АКШ президентына кандидат 19-22 августта Чикагода узачак партия съездында сайланырга тиеш.

“Президент Байден демократлардан кандидат сыйфатында сайлау алды көрәшеннән төшеп калырга ризалык биргән. Якынлашып килүче ялларда ук хәл ителәчәк бу. Аның өчен чыгыш әзерләнелә”, – дип белдергән Халперин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре