«Бу яңа иҗат үзәгендә балалар үзләренең мөмкинлекләрен ачып киләчәккә кирәкле белем һәм күнекмәләр алырлар дип ышанам, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Үзәк иҗади үсешкә омтылучы балалар өчен аралашу урыны булсын».
Балалар иҗаты үзәгенең яңа бинасы ачылу – Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга. Саба районында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 8 меңгә якын кеше яши, район халкының өчтән бере диярлек – яшьләр.
«Оста» балалар иҗаты үзәгенең «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән яңа бинасында, элеккеге корпус белән чагыштырганда, мәйдан ике тапкырга диярлек зурайган, хәзер монда 16 юнәлеш буенча эшлиләр – робот техникасы, чүлмәкчелек һәм тегү эше, судомодельләштерү, мозаика, рәсем сәнгате, химия һәм биология. Укучылар лазер белән кисү, металл эшкәртү белән шөгыльләнәләр, пилотсыз очкычлар белән җиңел идарә итәләр, уку телестудиясендә эшлиләр. Биредә үз-үзеңне иҗади яктан ачу һәм камилләшү өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган.
«Иске бина барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый инде, – дип сөйләде үзәк мәдәният йорты директоры Илшат Фәтхриев, – хәзер биредә 1200дән артык бала укый. Балаларыбызның яңа уңышларына өметләнәбез».
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Кәеф» яшьләр үзәген ачуда катнашты. Балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен яңа мәйданчык Байлар Сабасы бистәсенең үзәгендә, парк, балалар бакчасы, гимназия һәм «Саба-Арена» спорт комплексы янәшәсендә урнашкан. Ике катлы бина 100 дән артык кешене сыйдыра ала, ә аның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрга якын.
Беренче катта уен зонасы, медпункт, батутлар, скейт - һәм эйр-парклар, шулай ук амфитеатр һәм скалодром зонасы урнашкан. Икенче катта бию залы, балалар уен бүлмәсе һәм администрация кабинетлары урнашкан.
Яшьләр үзәген төзү инициативасы белән районның яшьләр активы мөрәҗәгать иткән. Карар узган ел Дәүләт Советы депутатлары Данис Шакиров һәм Нияз Аитов катнашында узган «Яшьләр. Мәйданчык. Үсеш» темасына очрашуда кабул ителгән.
«Яшьләр өчен аралашу һәм үсеш өчен үзәк булдыру мөһим иде, – диде бу нисбәттән Данис Шакиров. – Үзәк үзе дә «Каеф» дип атала бит. Мондый үзәкләр яшьләрне авылга беркетә. Сабада яшәү – шәп!».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез