Газетага язылу

Бакчачыларга ташландык кишәрлекләрне ничек итеп үзләренә алып булуын аңлатачаклар

Республикада яшәүчеләр өчен “Кайнар линия” эшләячәк.

“Росреестр” һәм “Роскадастр” идарәләре Татарстанда бакча сезоны алдыннан “кайнар линия” оештырачак. Ул 9 апрельдә иртәнге 10 нан көндезге 12гә кадәр дәвам итәчәк.

Бакча милкен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алу өчен (843) 255-25-71 номерына шалтыратырга кирәк булачак. Белгечләр “бакча амнистиясе”нә, бакчачылык ширкәтләрендә торак йортларны теркәүгә һәм ташландык җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү тәртибенә кагылышлы төрле сорауларга җаваплар бирәчәк. Иң кызыклы җаваплар чара тәмамланганнан соң ведомство сайтына урнаштырылачак, дип яза “KazanFirst”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре