СВО катнашучысы Вячеслав озак вакыт дәүләт муниципаль хакимият органнары бусагасын таптап йөргәннән соң сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алган. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин хәбәр итте.
Парламентарий хәрби хезмәткәр белән «Ватанны саклаучылар» фондының Түбән Кама филиалында булганда очрашкан. Махсус операциядә катнашучы озак вакыт хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын ала алмаган. Ир-ат бик эмоциональ рәвештә аның бу проблемасын беркем дә хәл итә алмавы турында сөйләгән. Әмма белгечләр ярдәмендә ул теләгенә ирешкән.
- Ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шундый кешеләр булганда кешелеккә өмет яши. Рәхмәт. Хис-кичерешләрне бераз җибәрдем, тик хәзер генә рәхмәт сүзләрен әйтә алдым. Ике җәрәхәт алып та бер генә күз яше түкмәгән идем, ә монда бала кебек еладым, - дип хисләре белән уртаклашкан СВОда катнашучы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез