Россиядә җил чәчәге белән авыручылар арта! Белгечләр шулай дип кисәтә. Иң гаҗәбе: чир котырган көннәрдә күп кенә төбәкләр җил чәчәгенә каршы вакцина булмаудан интегә. Күпләр бу прививканы дәүләт хастаханәләрендә түгел, шәхси клиникаларда да табып булмый дип зарлана. Җил чәчәгенә каршы вакцинага кытлык пәйда булган төбәкләр арасында Татарстанны да телгә алалар. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хәбәрне кире кактылар.
Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген илнең күп кенә төбәкләрендә җил чәчәге белән авыручылар саны арткан. Әйтик, Ямал Ненец автоном округында ел башыннан бирле бу чирне йоктыручылар саны – 67 процентка, күрше Башкортстанда ике тапкыр арткан. Шул ук вакытта илнең дистәгә якын төбәгендә җил чәчәгенә каршы вакцинага кытлык пәйда булган. «Известия» басмасы китергән мәгълүматлардан аңлашылганча, әлеге исемлектә Краснодар крае, Свердловск, Воронеж, Самара, Киров, Ростов һәм Чиләбе өлкәләре, күрше Башкортстан белән бергә Татарстан да бар.
Казанда яшәүче Эльмира Вәлиуллина – җил чәчәгенә каршы вакцина ясата алмыйча йөргән әти-әниләр рәтендә. Дәүләт сырхауханәсендә шушы прививканы алырга чиратта торуларына быел өч ел булган.
– Олы балам белән бу прививканы үзебез беркетелгән сырхауханәдә ясатырга өлгереп калган идек. Кечкенәсенә ясатыр вакыт җиткәч, вакцинаның беткәнлеге ачыкланды. Шул бушлай прививканы көтүебезгә өч ел булды инде. Әле бер шәхси клиникадан вакцина бар дип шалтыраттылар. Берсе – 8,5 мең (!) сум тора. Ә балага аны икене ясатырга кирәк. Димәк, җил чәчәгенә каршы вакцинаны түләп ясатам дисәң, 17 мең сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк, – ди Эльмира.
Башкаланың Отары бистәсендә яшәүче Алсу Гарипова исә бәясеннән дә тормаган – төпчек улына бу вакцинаны түләүле клиникада ясаткан. Олы улы белән чәче агара язган чөнки.
– Күршебезнең кызы җил чәчәге белән авырганын белгәч, кечкенә чакта безнеке дә авырып калсын дип, махсус шул бала янына кунакка кердек. Безне бит кечкенә чакта бу чирне җиңелдән уздырасың, дип үстерделәр. Ул вакытта улыма биш яшь иде. Җил чәчәге үзен озак көттермәде, берничә көннән безнең улыбызга да чыкты. Әмма өченче көнгә инде улыбыз баш авыртудан, күз аллары караңгыланудан зарлана башлады. Башына МРТ ясаттык, ике атна хастаханәдә ятып чыктык. Табиблар җил чәчәге башына бәргән, диде, – ди Алсу. – Шул вакытта үземә башка бу хатамны кабатламам, тагын бер балам туса, аңа шундук прививка ясатам, дип сүз бирдем. Безнең хастаханәдә җил чәчәгенә каршы прививка юк, кайчан кайтачагы да билгесез, дигәч, көтеп тормадык, бардык та акча түләп ясаттык. Тынычлыгым кадерле.
Ата-аналар дәүләт оешмаларында җил чәчәгенә каршы бушлай прививка таба алмый интеккәндә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында, республикада андый кытлык юк, дип ышандыралар.
– Республикада җил чәчәге белән авыручылар саны уртача еллык күрсәткечләрдән артмый. Бу чиргә каршы вакцина илкүләм профилактик прививкалар календарена кертелмәгән. Әмма шуңа да карамастан Татарстанда билгеле бер төркем кешеләргә, төгәлрәк әйтсәк, хәрби хезмәткә алынучыларга бу вакцина бушлай ясала. Быелның март–сентябрь аралыгында 5000 доза вакцина кайтарылды. Хәзерге вакытта ул хәрби хезмәткә чакырылган егетләргә ясала. Чакырылыш тәмамланганнан соң, калган вакциналар хастаханәләргә таратылачак, – дип белдерделәр «ВТ» хәбәрчесенә министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Дөрестән дә, 2023 елда әлеге вакцина илкүләм профилактик прививкалар календареннан төшеп калды. Сәбәбен чамалау кыен түгел: әлеге вакцина бездә җитештерелми. Әлеге вакцинаны сатып алу, кайтартуга бәйле тоткарлыклар, бәяләрнең тотрыксызлыгы да күп очракта шуңа бәйле, ди белгечләр.
Бүген Россиядә җил чәчәгенә каршы «Варилрикс» дип аталган прививка ясала. Росздравнадзор мәгълүматларына караганда, быелның гыйнвар–августында Россиягә шундый 400 мең дозага якын вакцина кайтарылган. Чагыштыру өчен: 2024 тә ел дәвамында 281,3 мең доза прививка кайтарылган булган.
Флера Насыйбуллина, гомуми практика табибы медицина фәннәре кандидаты:
– Җил чәчәге белән балачакта авырдым инде, дип тынычланырга ярамый. Ул бик мәкерле. Олы кешенең иммунитеты какшаган чак булса, чир яңадан пәйда булырга мөмкин. Иң куркынычы: бу очракта инде ул күпкә катлаулырак формада (чолгап алган герпес рәвешендә. – Ред.) килеп чыга – бөтен тәнне тимгелләр баса, ул урыннар авырта, сызлый. Җил чәчәгенә каршы прививка ясалган булса, кеше бу чирне җиңелрәк уздырачак. Җил чәчәге таралган чорда йөкле хатыннарга, хроник авырулары булган, яман шеш, ХОБЛ, шикәр чиреннән интеккән кешеләргә дә аеруча сак булырга кирәк.
Резеда Шәйдуллина, табиб-педиатр:
– Күпләр җил чәчәге балалар арасында очрый торган җиңелчә авыру дип саный. Әмма бу – уйдырма. Төрле бала бу чирне төрлечә уздыра. Җил чәчәгеннән соң җитди өзлегүләр дә күзәтелергә мөмкин. Җил чәчәгенә каршы вакцинаны балага 9 ай тулуга ясатырга мөмкин. Вакцинаның икенче дозасы исә алты атна узгач ясала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез