Россиянең барлык балалар бакчалары өчен тәкъдим ителгән уенчыклар исемлеге киләчәктә, 2026 елда әзер булырга мөмкин. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип тапшыра ТАСС.
«Балалар бакчалары өчен уенчыклар исемлеге әзерләнә инде. Ул киләсе елда әзер булыр, дип уйлыйм. Бу тиз процесс түгел», - дип аңлатты Мәгариф министрлыгы башлыгы.
Кибет киштәләрендә әлегә кадәр Россиянең традицион кыйммәтләренә каршы килә торган кыйммәтләрне формалаштыра торган уенчыклар бар, дип белдергән иде элегрәк Кравцов балалар бакчалары өчен уенчыклар исемлеген формалаштыру планнары белән бәйле рәвештә.
Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев сүзләренчә, әзерләнүче исемлектә өстенлек үзебезнең илдә җитештерелгән уенчыкларга биреләчәк.
Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хәзерге вакытта төбәкләр балалар бакчалары өчен конкрет белем һәм тәрбия бирү чараларын, уеннар һәм уенчыкларны мөстәкыйль рәвештә сайлый. Шул ук вакытта ведомство капиталь ремонт программасында катнашучы балалар бакчалары өчен уенчыклар исемлеген раслаган инде.
«Уенчыклар [федераль] исемлеген булдыру өчен эксперт бергәлеге һәм белем бирү процессында катнашучылар белән киң иҗтимагый фикер алышу үткәрү планлаштырыла», - диделәр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез