19-23 июньдә Казанда Бөтенроссия Балалар фольклориадасы узачак. Быелгы фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән меңнән артык катнашучы килүе көтелә.
Фестивальдә катнашучы коллективлар республиканың биш районында - Апас, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау һәм Иннополиста концерт куячак. Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде. «Безгә Россиянең 80ләп төбәгеннән иң яхшы балалар фольклор коллективлары киләчәк. Бу чараны уздыру өчен Казан юкка гына сайланмаган, билгеле. Безнең республикада традицияләргә һәм фольклор үсешенә аерым игътибар бирелә»,- диде Натфуллин.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырылучы әлеге фестиваль инде икенче мәртәбә уза. Балалар фольклориадасының тантаналы ачылышында Казан Кремленнән Игенчеләр сараена кадәр парад үтәчәк, ахырдан катнашучылар гала-концерт куячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез