Газетага язылу

Балалар язучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов вафат

Бүген, 17 октябрьдә, 76 яшендә балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр ителә.

Мөҗәһит Мирзаһит улы бөтен тормышын балалар тәрбияләүгә, туган ягы тарихын өйрәнүгә, популярлаштыруга багышлаган кеше. Аның хезмәтләре югары бәяләнде: ул Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә ия булды, Мөслим районының мактаулы ватандашы итеп танылды, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнде.

Күренекле язучыны иртәгә Мөслим районы Түреш авылы зиратына җирләячәкләр, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре