Бу хакта “Российская газета” Ngs42.ru порталы мәгълүматларына таянып яза. Купов Белово шәһәренең балалар йортында тәрбияләнеп үскән. 2024 елдан десант-штурм бригадасында хезмәт иткән, шулай ук разведчиклар төркемен җитәкләгән. Офицер узган елның яз башларында отряды белән хәрби бурычны үтәүгә җибәрелгән һәм урман полосасында Украина хәрбиләренең терәк пунктына килеп чыккан. Разведчик шундук сугышка керергә карар кылган һәм оттырмаган: аның карамагындагы хәрбиләр биш солдатны әсирлеккә алып, кирегә юл тотканнар. Кайтканда, көчле ут астына эләккәннәр.
Шунда Купов үз гомере бәрабәренә хезмәттәшләрен үлемнән коткарган. Башта үз гәүдәсе белән иптәшен пулядан саклап калган, шуннан соң отрядын куркынычсыз урынга чыгарган. Офицер соңгы сулышына кадәр радиоэфирда калып, отряды белән идарә иткән. Бу исә хәрбиләргә уңайлырак урынны биләп, Украина кораллы көчләре оборонасына тирәнтен үтеп керү мөмкинлеге тудырган. Президент Владимир Путин Михаил Куповка Россия Герое исемен биргән. Белово шәһәрендә әлегә бердәнбер Герой ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез