Башлангыч мәгълүматларга караганда, 8 нче сыйныф укучысы 4 нче сыйныфта укучы ике баланы яралаган.
Бүген Түбән Новгородның Сормово райоындагы 117 нче мәктәптә балалар бер-берсенә пычак күтәргән. Бу хакта “KazanFirst” “В городе N” хәбәренә таянып яза. Башлангыч мәгълүматларга караганда, сигезенче сыйныф укучысы мәктәпкә пычак алып килеп, 4 нче сыйныфта укучы ике баланы яралаган. Аларны хастаханәгә озатканнар.
Хәзерге вакытта бирегә ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре җыелган. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез