Газетага язылу

Балаларга бәйле юл һәлакәтләре саны арткан

Ел башыннан Татарстанда 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган, 581 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Балаларга бәйле юл һәлакәтләре саны арткан
Фото: Татар-информ

Һәлак булучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19 га күбрәк. Балаларга бәйле аварияләр саны да арткан. Быелның ике ае эчендә алар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер баланың гомере өзелгән һәм 45 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзләренчә, пассажир балалар катнашындагы аварияләр саны ике ел дәвамында арта. Узган ел юлларда гомере өзелгән унбиш баланың унөче пассажир булган. Балалар катнашындагы аварияләрнең төп сәбәбе юлны тиешсез урында чыгу, аны махсус утыргычтан башка йөртү, киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булмау. Ел башыннан гына да республикада ГАИ хезмәткәрләре балаларны автоутыргычсыз йөрткән өчен 1,5 меңнән артык машина йөртүчесен җавапка тарткан.

 

– Бу безнең хезмәткәрләргә түгел, ә ата-аналарга һәм балаларга кирәк. Махсус утыргычлар гомерне саклап кала, – дип искә төшерде Рөстәм Гарипов.

Ул тагын бер тапкыр җәяүле балаларга да игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады. Быел җәяүле балалар катнашында унсигез юл һәлакәте булган, аларда шуның кадәрле үк бала зыян күргән. 

 

– Кызганычка, балалар гына түгел, зурлар да машинаны тиз генә туктатып булмавын аңламый. Рульдә йөртүче исерек булырга яки ул игътибарын югалтырга мөмкин. Машина бозлавыкта да тиз генә туктый алмый. Шуңа күрә юлны куркынычсыз булуына инангач кына чыгарга кирәк. Быел теркәлгән дүрт юл һәлакәте нәкъ менә балаларның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыкты, – диде Рөстәм Гарипов.

 

Тиздән кар эреп бетеп, юлларга питбайк, квадроцикл, мотоцикллар чыгачак. Инде көннәрнең җылынуын көтеп тормаучылар да бар. Берничә көн элек кенә Казан урамында 15 яшьлек үсмер питбайк белән машинага килеп бәрелгән. Аның мондый транспорт белән идарә итәргә хокукы да, махсус киемнәре һәм шлемы да булмаган. Ул тән җәрәхәтләре алган, ә питбайкны махсус машина кую урынына илтеп куйганнар.

 

– Мин бу турыда гел әйтә киләм: мототехника уенчык түгел, анда махсус урыннарда гына йөрергә рөхсәт ителә. Кызганычка, әти-әниләре сатып алган бу төр транспортта йөрер өчен күпчелек баланың йөртү таныклыгы, махсус киемнәре юк. Ул транспорт олылар, тәҗрибәле шоферлар өчен ясалган. Бала куркынычны тиешенчә бәяли һәм аңа карата вакытында чара күрә алмый. Мототехника белән идарә итүнең нәтиҗәләре уйлап чыгарылган куркыныч түгел. Шуның аркасында язмышлар җимерелә, балалар гарипләнә,  ата-аналарның күпме күз яше түгелә, – ди Рөстәм Гарипов.

 

Шуннан соң республиканың Баш автоинспекторы узган ел булган аеруча тетрәндергеч очракларны искә төшерде.

– Питрәч районында квадроцикл белән идарә иткән 15 яшьлек кыз машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә кыз үзе бик авыр тән җәрәхәтләре ала, ә аның 12 яшьлек энесе һәлак була. Аңына килгәч, иң беренче соравы: «Энем кайда?» була. Тик бу вакытта инде аны җирләгән булалар. Бу – беренче чиратта балаларның үзләре өчен бик зур фаҗига, – ди Рөстәм Гарипов.  

Ул тәртип бозган балалар белән эшләү турында да сөйләде.

 

– Әйе, штраф күләмнәре дә артты, тик эш анда гына түгел. Бу мәгълүматлар беренче чиратта бала укый торган мәктәпкә, әти-әниләренең эш урыннарына тапшырыла. Мондый тәртип бозулар киләчәктә балага теге яки бу уку йортына кергәндә проблемалар тудырырга мөмкинлеген дә онытмаска кирәк. Шуңа күрә монда балаларның киләчәге турында да кайгыртырга кирәк, – диде Рөстәм Гарипов.

 

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл-транспорт кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелүен әйтте. Укучылар һәм әти-әниләр арасында төрле чаралар, акцияләр, бәйгеләр уздырылуын да искә төшерде.

– Быел язын башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләр комитетлары белән дә бәйге уздырачакбыз. Моның ише чараларга әти-әниләрне җәлеп итүнең максаты гади: бала өлкәннәрдән нәрсә күрә, шуны кабатлый. Баласын җитәкләгән әни, якында гына машина юклыктан файдаланып, светофорның кызыл төсенә йөгереп чыга икән, баласы да шуны ук кабатлаячак. Тиздән язгы каникул башлана, ә аннан соң җәйге ялларга да күп калмый. Бер яктан, без каникулларны сөенеп көтсәк, икенче яктан, күңелдә ниндидер бер борчу барлыкка килә. Озын яллардан соң барлык укучыларны да сау-сәламәт күрәсе килә. Шуңа күрә бик игътибарлы булсак иде. Бала белән килеп чыккан бәла-казада беренче чиратта әти-әниләр гаепле, – диде Алсу Әсәдуллина.

 

Очрашуда журналистлар шәһәрдә җәяүлеләр юлында электр самокатында элдерүче курьерларга карата кайчан чара күреләсе турында сорады.

– Тротуар – җәяүлеләр, ә юл машина һәм башка транспорт өчен. Кызганычка, җәяүлеләр юлыннан хәрәкәт итүче курьерлар белән юл-транспорт һәлакәтләре дә булгалый. Казанда кагыйдәләргә игътибар итмичә, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудырган очраклар бар. Шуңа күрә без өйгә китереп бирү хезмәтен оештыручылар белән киңәшмә уздырдык. Алар белән зур эш алып барылачагын әйттек. Ә тәртип бозучыларны административ җаваплылыкка тартабыз, – диде ГАИ идарәсе башлыгы.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре