Закон проектын Дәүләт Думасына тапшыруга әзерлиләр.
Россиядә балаларга энергетиклар саткан өчен зур күләмдә штрафлар кертү күздә тотыла. Бу хакта “ТАСС” Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренә таянып яза.
 Дәүләт Думасына кертү өчен бу җәһәттән закон проекты әзерләнелә. Физик затлар өчен аның күләме – 60 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 300 мең сумга кадәр, оешмаларга – 600 мең сумга кадәр җитәчәк.
Володин билгеләп үткәнчә, закон проектын кабул итү балаларның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән. Моннан тыш ул сатучыларны төптән уйланылмаган гамәлләреннән туктатып калачак, дип басым ясап әйткән Дәүләт Думасы Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез