Газетага язылу

Балаларга сабак: «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе “Блок на жизнь” фильмын тәкъдим итте

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, балигъ булмаганнарның, җиңел генә акча эшләмәкче булып, мошенниклар кармагына эләгүләре һәм шул рәвешле киләчәктәге тормышларына аяк чалулары турында берничә язмышны сурәтләгән документаль фильм төшергән.

Һәрбер очрак-язмыш чынбарлыкны тасвирлый, күбесе буенча җинаять эшләре кузгатылган инде. Фильмның зур өлеше тоткарланган үсмерләр белән әңгәмәгә корылган. Алар, хәзер инде соң булса да, үзләренең тайгак юлга басуларын аңлап, кылган гамәлләре өчен үкенә. Ә иң мөһиме – бу үсмерләр, үз тәҗрибәләренә таянып, мошенниклар безнең балаларга киләчәк тормышларына юлны япканчы, мошенникларның үзләренең юлына ничек төшеп булуы турында сөйләргә әзер. Беренче язмыш – үсмерләрне террорчылык һәм диверсиягә җәлеп итү турында. Кураторлары күрсәтмәсе буенча реле шкафына ут төртергә маташучы Казанның бер төркем үсмерләре турында. Хәзер аларның барысына да җинаять эшләре кузгатылган. Фильм, балалар өчен төшерелеп, аларга аң-белем эстәүгә юнәлдерелгән.

Шуңа күрә һәрбер очрак, террорчылык – нәрсә ул, мошенниклар балаларны нинди ысуллар белән алдый һәм балаларга законны бозган өчен нинди җәза яный, дигән сорауларга җаваплар белән бергә “үрелеп”күрсәтелә. Фильмда “дроппер”лар турындагы очраклар да сурәтләнгән. Үзләренең банк карталарын, сим-карталарын мошенникларга сатып яки күпмедер вакытка биреп торып акча эшләүчеләр бу. Фильмда “дропперлар” үзләре үк, җиңел акча артыннан куып, закон бозуны бар дип тә белмәгән җинаятьчеләрнең ничек эш итүләре турында сөйли. Хәзер инде  алар үзләренең карталары аша “узган” барлык акчаны түләргә мәҗбүр. Фильмдагы тагын бер җинаять очрагы көндәлектә торган саен ешрак очрый торган “симбоксинг” терминына бәйле.

Ике дусның – “Симбоксер”ларның язмышы турында бу. Берсе телеграм-каналда акча эшләү турында белдерүгә юлыгып, арендага алган фатиры янәшәсендә яшәүче күршесенә үзе белән бергә җиңел кәсеп тәкъдим иткән. “Эш бирүче”гә – телеграм-каналдагы “дядя Вова”га  алар җиһазларны юнәлтүне тулысынча үзләре өстенә алачакларын вәгъдә иткән. Әмма хәзер аларга җиһазлар өчен түгел, бәлки кылган гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк. Фильм авторлары, геройлары белән бергәләшеп, җинаять кылуга аларны нәрсәләр этәрүенә, ничек итеп балаларның мошенникларга курьер сыйфатында ярдәм итәргә карар кылуына, аларның пенсионер әби-бабайлар акчасын ташуларын аңлыймы-юкмы икәненә төшенергә тырыша. Фильмда тасвирланган һәрбер язмыш – законның яшь буенча бернинди дә “ташлама” ясамавын, шуңа күрә җәза чарасыннан беркемнең дә кача алмавын күрсәтә. Фильм премьерасы бүген булган.  

Ул “Россия 24” телеканалында 19 февральдә 8.00 һәм 17.30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтеләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре