Балаларның җенесен үзгәртүче табибларга гомерлек җәза бирүне тәкъдим иткәннәр

АКШ бизнесмены Илон Маск балаларның җенесен үзгәртүче хирургларны гомерлек төрмә җәзасына хөкем итү турында X социаль челтәрендә пәйда булган тәкъдимне хуплаган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Моңа кадәр Американың Times газетасы язганча, соңгы биш ел эчендә Кушма Штатларда кимендә 14 мең бала хирургия ярдәмендә яки химик юл белән печүгә дучар ителгән. X челтәрендә берәү, бу яңалыкка җавап итеп, мондый хирургларга гомерлек төрмә җәзасы бирергә тәкъдим иткән.

“Әйе, шулай кирәк”, – дип пост астында комментарий калдырган Маск.

Бизнесмен моңа кадәр белдергәнчә, табиблар, аны алдап, имеш, улы Ксавьега, үзен хатын-кыз дип санавы сәбәпле, җенси өлгерүен тоткарлардай препаратлар куллануга ризалык бирүенә кул куйдырткан. Маск әйтүенчә, докторлар моның чынында стерилизация өчен билгеләнгән препарат булганлыгын аңлатмаган. Бу хәлдән соң мин улымны “югалттым”, дигән Маск.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре