Мәскәү прокуратурасы 57нче мәктәптә бер малайны унынчы сыйныфка алудан баш тартучыларның закон бозуын ачыклаган. Бу хакта “РБК” яза.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, мәктәп балаларның гомуми урта белем алуга хокукын бозган. Баланың әтисе әйтүенчә, июнь аенда аңа, математика буенча гомуми дәүләт имтиханында (ОГЭ) түбән билге алуы, тәртибенең “аксавы”, 8 һәм 9нчы сыйныфлар өчен “койрык”лары калуы сәбәпле, улының унынчы сыйныфка кабул ителмәячәге турында хат алган. Әмма ир-ат басым ясап әйткәнчә, улы рус теле һәм инглиз теле буенча имтиханнарны 4кә, ә математика белән геогорафияне – 5кә биргән.
Соңрак мәктәп малайны гуманитар сыйныфка күчерүне тәкъдим итсә дә, әти-әнисе улларын башка мәктәпкә күчерергә булган. Мәскәүнең Мәгариф департаментыннан билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләр, уку программаларының катлаулылыгын исәпкә алып, укучыларны киләсе сыйныфка алу таләпләрен үзләре билгели.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез