Газетага язылу

Балконда нәрсәләрне саклаган өчен штраф янавын искә төшерделәр

Күпфатирлы йорт балконында иске мебель саклаган өчен 15 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.

Россия Иҗтимагый палатасының Закон проектларына иҗтимагый экспертиза уздыру комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, балкондагы иске-москы очраклы эләккән тәмәке төпчегеннән янып китәргә, шулай ук янгын чыккан очракта эвакуация юлын ябарга мөмкин. Россия КоАП 20.4 статьясында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган.
 

Моннан тыш, төзелеш нормалары буенча, балкон плитәсенең бер квадрат метрына төшә торган авырлык 200 килодан артмаска тиеш. Әлеге кагыйдәге бозган өчен КоАП 7.21 статьясы нигезендә 1000-1500 сум күләмендә штраф күздә тотылган. Белгеч билгеләп үткәнчә, балконда, әйтик, велосипедны, чаңгыны сакларга, гөлләр, шулай ук ял итү өчен җиңелчә генә мебель урнаштырырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре