Газетага язылу

Балта тавышы: быелгы төзелеш чорыннан нәрсә көтәргә?

Табышмак сезгә: башлап була, бетерәсе кыен. Бу нәрсә?

Балта тавышы: быелгы төзелеш чорыннан нәрсә көтәргә?

Ремонт, әлбәттә. Соңгы арада бу хакта уйланучылар артканнан-арта. Чөнки яз ул – табигатьнең уянуы гына түгел, ә ремонт һәм төзелеш эшләре башланган вакыт та. Кояш тәрәзәгә ныграк караган саен, күңел ниндидер яңалык, үзгәрешләр көтә бит. Илдә үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең яртысы диярлек быел йорт-җирен яңартырга җыена. Йорт салуның ние бар? Ремонт кесәне тишмиме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

450 меңлек «берле»

Күршеләр, перфоратор тавышы, пычкы чүбенә әзер торыгыз: «Авито услуги» үткәргән сораштырудан күренгәнчә, быел илдә яшәүчеләрнең 44 проценты өйдә ремонт ясарга яки төзелеш эшенә тотынырга җыена. Болай дип җавап бирүчеләрнең 61 проценты фикеренчә, иң кыйммәтлесе – эшләрне башкарып чыгу, тагын 39 проценты әйтүенчә, җиһазлар сатып алу кесәгә сугарга мөмкин.

Казанда фатирлар ремонтлау белән шөгыльләнүче Илсур Гайнетдинов әйтүенчә, хәзер ремонтны ел әйләнәсе ясыйлар. Дөрес, соңгы арада заказлар бераз кимегән.

– Алай да, буш утырабыз дип әйтмәс идем, Казанда эш җитәрлек, – ди ул. – Без ремонт ясый торган фатирларның 70 проценты – яңа тапшырылган йортларда урнашкан, Гаилә ипотекасы программасы буенча сатып алынган торак. Ягъни милек хуҗалары моңа кадәр үк арзан бәядән фатир сатып алып калырга өлгергән. Йорт кулланышка тапшырылганчы азмы-күпме акча да җыйганнар. Күпчелек мондый торакны арендага бирергә тели. Тулысынча ремонт ясауны сорыйлар. Аны бүлеп эшләүдән мәгънә дә юк. Юыну бүлмәсен ремонтлаганда моңа кадәр идәнгә җәйгән линолеум эштән чыгарга да мөмкин.

Илсур Гайнетдинов сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, быел эш хакы әллә ни үзгәрмәгән. «Барысы да нинди эшләр башкарырга кирәк булуга бәйле. Мәсәлән, юыну бүлмәсе икән, анда җәеләчәк плитканың үлчәмнәрен исәпкә алырга кирәк. Ул зуррак булган саен, эш бәясе дә кыйммәтрәк. Гомумән алсак, бүген стандарт ремонтның бер квадрат метры якынча 10–13 мең сум тора. Бер бүлмәле фатирны ремонтлап чыгу уртача 450 мең сумга төшә. Торакның мәйданы зуррак булганда, ташлама ясыйбыз», – ди ул. Заманасына күрә хәзер кибетләрдә товар төрләре кимүдән дә чыгу юлын тапкан тапкыр халык. «Обойга кадәр маркетплейслардан сатып алалар. Анда юк нәрсә юк, арзанрак та», – ди Илсур Гайнетдинов.

Зур шәһәрләрдән аермалы буларак, район җирендә эшләр шәптән түгел. Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан Рамил Ибраһимовның төзелеш һәм ремонт ясау өлкәсендә утыз ел эш стажы бар. Әмма үлчәү тасмасы һәм чүкечен бер читкә куеп, КАМАЗга эшкә чыгып китәргә мәҗбүр булган ул.

– Төзелеш һәм ремонт өлкәсендә 1995 елдан бирле эшләдем. Белемем буенча – агачтан бизәкләр кисеп ясаучы. Казанда училище тәмамладым да төзелешкә кереп киттем. 2012 елга кадәр «шабашка»да йөрдем, аннары эчке ремонт эшләренә күчтем. Узган ел ахырында ук заказлар кими башлаган иде. Быелга чыккач, алар бөтенләй бетте. Булганнары да, эшләтмибез дип, кире уйладылар. Элегрәк бер ел алдан: «Киләсе елга миңа килерсең», – дип заказ биреп куялар иде. Кеше акчасын саграк тота башладымы, белмим. Тик гаиләмне туендырырга кирәк. Шуңа күрә Чаллыга китеп, КАМАЗга эшкә урнаштым. Хәзер детальләр буйыйм, – ди Рамил Ибраһимов.

«Миллионнар кирәк»

Рүзилә һәм Илнар Хәмидулиннар былтыр түбә астына кереп калуларына сөенеп туя алмыйлар.

– Без үзебез Мари Эл якларыннан. Казанда торабыз. Атна саен диярлек авылга кайтып йөрибез. Юл ерак. Ә күңел барыбер үз йортыңда яшәүгә тартыла. Тик Казанда төпләнгәч, шәһәрдән ерак китәсе килми. Киләчәктә үзебезгә яшәргә дә, балаларга кайтып-китеп йөрергә дә ерак булмасын дип уйлаштык та, узган ел гаилә ипотекасы алып, «Яңа Әлдермеш» коттедж бистәсендә йорт сала башладык. Хыяллар зурдан иде: алты миллион сум кредит алабыз да, безгә йорт салып бирәләр, имеш. Шулай булган ди. Йорт салу эше алай ук җиңел генә түгел икән. Аллага шөкер, төзелеш эшләре бик җайлы барды. Юлыбызда гел яхшы белгечләр генә очрап торды. Хәзер төзелеш оешмалары бик нык алдый, диләр бит. Тик йорт салуның чыгымнары без уйлаганча гына булмады. Фундамент салучылар килүгә үк: «Сезнең җирегез тигез түгел, аны тигезләргә кирәк», – дип, өстәмә 260 мең сум акча сорады. Килешү буенча җир тигез булырга тиеш икән. Без теләгән йортның 6 миллионга сыешмавы да ачыкланды, тагын 300 мең сум акча сорадылар. Төзүчеләр эшли торган җиргә су кирәк, диделәр. 200 мең сумнан да кыйммәтрәккә скважина казыттык. Йортны иминиятләштерү дә мәҗбүри. Ә аны канализация һәм газ кертмичә эшләмиләр, – дип сөйләде Рүзилә Хәмидуллина.

Аның әйтүенчә, йорт салуның күзгә күренмәгән чыгымнары һәм эше байтак. «Банкка, гаилә ипотекасын раслаган өчен, 400 мең сум тирәсе комиссия дә түлисе бар иде әле. Башта бу хакта ишеткәч: «Без – тиенен-тиенгә санап эшләгән авыл балалары бит», – дип, кредит рәсмиләштерүдән баш тартырга уйлаган идек. Гаилә ипотекасы бетеп китсә, яңадан ипотека расламасалар дип, түләргә ризалаштык. Төзүчеләр: «Комиссия түләмичә генә соңрак кредит алган булсагыз, төзелеш бәясе тагын да кыйммәтрәккә төшкән булыр иде, оттырмагансыз – откансыз», – дип тынычландырды инде. Былтыр йорт түбә астына керде. Быел ремонт башларга ниятлибез. Аңа да бәяләр бик шыксыз. Ут кертү эше өчен генә 200 мең сум, идән җәяргә 400 мең сорыйлар, дип ишеттек. Миллионнар гына кирәк монда. Ашыкмыйбыз. Акча җиткән кадәр эшләп барырбыз, исәнлек булсын», – ди хуҗабикә.

Чүкеч урынына пистолет

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылыннан балта остасы Илнар Камкаев әйтүенчә, бер йорт салып чыгарга якынча ике ай вакыт җитә.

– Авылдашларым белән үз бригадабыз бар. Район җирендә йорт салучылар аз. Күбрәк Казан тирәсендә эшлибез. Кемдер авылдан килеп йөри, мин Казанда торам. Алдагы елларга караганда, эш бераз кимеде. Әмма кул кушырып утырган юк. Хәзер төзелеш сезоны кыш көне дә туктап тормый. Без күбрәк агач белән эшлибез: түбә ябабыз, бура күтәрәбез. Бер катлы йортларга ихтыяҗ зуррак. Милек хуҗалары файдасыз квадрат метрларны, мәсәлән, беренче, икенче катлардагы озын коридорларны киметергә тырыша. Баскыч та кирәкми, ул үзе үк бик кыйммәткә төшә. Өстәвенә күпме урын алып тора. Йортның зурлыгы җир кишәрлегенә карый. Бу яктан районда урын иркен. Шәһәр тирәсендә кысанрак. Хәзер агачтан бизәкләр ясап эшләү юк инде. Кул белән эшләү дә кимеде. Кадакны да чүкеч белән кагып йөрмибез, махсус пистолет бар, – ди оста.

«Балтагыз бармы соң?» – дип тә кызыксындык аннан. «Бөтен бригадага бер балта, – ди Илнар Камкаев. – Безнең арада олырак яшьтәге бер кеше бар. Менә ул үзе белән балта йөртә. «Без моның белән эшли дә белмибез инде», – дип тә көлешәбез. Заманча эш кораллары эшне бик нык җиңеләйтә һәм тизләтә. Түбәне бер атнада эшләп чыгабыз. Кирпеч йортны фундаментыннан алып чиста диварларга кадәр ике айда эшләп чыгып була. Бәясе җир кишәрлегенә карый. Шәһәр тирәләрендә 5–6 миллионнан да арзанракка җир табып булмый бүген. Ераграк китсәң, 2–3 миллион сумга да бар. Йорт салу үзе якынча 6–7 миллион сумга төшә. Бу тармакта унбиш еллап эшлим. Соңгы ике елда эшкә дә, материалларга да бәяләр артык күтәрелмәде. Сату күләме кимүгә бәйледер бу, мөгаен. Ипотека кредитлары бик нык кыйммәтләнде бит. Ә болай бәяләр барыбер әзрәк күтәрелеп тора инде. Чөнки шул ук материалларга бәя арта».

Статистика мәгълүматларына караганда, 2025 елда төзелеш материаллары уртача 15 процентка, ә кайбер төрләренә 30 процентка кадәр кыйммәтләнгән. Үсеш барыннан да бигрәк елның беренче яртысында теркәлгән. Аерым алганда, узган ел бетон – 9, газ-бетон блоклар – 12, арматура 20 процентка кадәр арткан.

Казандагы агач материаллар сату белән шөгыльләнүче «Арт-лес» оешмасы менеджеры Роберт әйтүенчә, әлегә бәяләр узган ел дәрәҗәсендә. «Ике ел элеккеге белән чагыштырганда, сату кимеде. Чөнки азрак төзиләр. Тик бу бәяләргә түгел, ә ипотека кредиты ставкасының югары булуына бәйле. Быел ничек булыр, күрербез. Әлегә җирләр кипмәгән, шуңа күрә төзелеш урынына кереп җитәсе авыр. Сезон башланганны көтәбез», – ди ул.

Фикер

Фәнис ХӨСӘЕНОВ, икътисадчы:

– Төзелеш тармагын гомумән алсак, башкарылган эшләрнең яртысыннан да күбрәге шәхси торак төзелешенә туры килә. Быел ташламалы ипотеканың шартлары чикләнде. Моны исәпкә алып, 2026 елда шәхси торак төзелеше ике тапкыр диярлек кимеячәк, дип фаразлана. Моны ел ахырында, ә бәлки көзгә таба үк күрербез. Күпфатирлы йортлар төзелешендә дә күрсәткечләр түбән тәгәрәде. Төрле фаразларга караганда, алар 30 процентка кадәр кимергә мөмкин. Ә базар икътисады нәрсә ди? Ихтыяҗ кими икән, димәк, бәяләр дә артмаска тиеш. Төзелеш сезоны алдыннан сатучыларның бәя күтәрүе аңлашыла. Әмма көзгә бәяләр узган ел дәрәҗәсенә төшеп җитәчәк, дип уйлыйм.

Сан

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, 21 мартка республикада төзелеш планы 38 процентка үтәлгән. 1,194 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырылган. Шуның 728 мең квадрат метры – шәхси торак төзелеше.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре