Шуларның дүртесе чемпионнар булып таныла һәм май аенда Венгриядә үтәчәк Европа беренчелегендә катнашу хокукын ала. Балтач кызларының ил, Европа, дөнья чемпионатларында моңа кадәр дә матур нәтиҗәләре, җиңүләре бар иде инде. Тренерлары Ранил Сафиуллинның чемпионнар әзерләү буенча тәҗрибәсе зур. Үзе дә һәрчак тренерлар рейтингында беренче урыннар яулый. Бу юлы да ил данын яклаучы Балтач кызлары- Дилбәр Сәгыйтҗанова, Фирүзә Хөснетдинова, Зәмирә Мөхәммәтгалиева, Мария Субаевалар Ранил абыйларының ышанычын акларлар дип өметләнә, якташлары аларга зур җиңүләр тели.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез