Балтач районы башлыгы СВОдан ялга кайтучылар белән очрашты

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин кыска ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы райондашлары белән очрашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда район башлыгы егетләрнең хәрби операциядә матди-техник тәэмин ителешен, көнкүреш шартларын һәм башка проблемалары белән кызыксынды. Шулай ук егетләрнең кайту шатлыгын уртаклашып егетләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерде. Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Хәрбиләргә алга таба да һәрдаим район тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

«Барыгызны да исән-имин килеш каршыларга язсын, без сезне Җиңү белән көтәбез», - диде район башлыгы.

Хәрбиләргә очрашу вакытында бүләкләр тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре