Балтач районы Смәел авылы китапханәсендә махсус хәрби операция зонасына җибәрергә чәйләр әзерләгәннәр. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Әлеге үләннәр арасында карлыган, кура җиләге яфрагы, бөтнек, мәтрүшкә, иван-чәй яки кипрей үләннәре, гөлҗимеш бар. Шулай ук киптерелгән җир җиләге, кура һәм карлыганнан катнашмалар, киптерелгән алмалар да тутырылды.
«Шушы эшләрне башкарып чыгуда ярдәм иткән укучы балаларга, авылдашларга олы рәхмәт. Хәрбиләргә туган яктан килгән күчтәнәчләрз шифа булып та барсын, исән-сау кайтуларын көтәбез», – дип хәбәр итәләр Смәел авылыннан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез