Быел Балтачта укытучы- тәрбиячеләргә игътибар аеруча зур. Бу аңлашыла да, ни дисәң дә, 2023 ел Укытучылар һәм остазлар елы бит. Шул уңайдан ел дәвамында барлык укытучылар династияләрен барладылар, аларның иң "тармаклы" - стажлыларын район сабан туенда хөрмәтләсәләр, август ахырында мәгариф системасы династияләре өчен зурлап бәйрәм үткәрделәр.
Аларга күптән түгел үткән тәрбиячеләр көненә багышлап үткәрелгән зур чара, 400 укытучы ветеранны чакырып, хөрмәтләү, эшләүче барлык укытучыларга пакетлар өләшү өстәлде. Укытучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан исә бүген эшләүче 400 укытучыны район мәдәният үзәгенә чакырып, зур бәйрәм үткәрделәр. Бу чарада йөздән артык укытучыга мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре, рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу чара алдыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең укытучысы, сыйныф җитәкчесе Рәйсә ханым Фәтхетдинованы бәйрәме һәм туган көне белән котлап кайтырга да өлгергән.
-Бер генә елны да өлкәннәр көне, укытучылар бәйрәме, туган көнем белән котламый калмый, - дип рәхмәтләрен җиткерә Рәйсә ханым.- Болай да гел хәлемне сорашып тора".
Балтач мөгаллимнәре дә күрсәтелгән игътибар- хөрмәткә бик рәхмәтле. Җитәкчеләр исә мондый мөнәсәбәт бер генә елны түгел, һәрчак булырга, традициягә әйләнергә тиеш дип саный
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез